Татьяна Куликова: «Чуаш булуым белән горурланам»
– Тукай районы – балаларымның туган җире, ә мин үзем бу якныкы түгел, Чирмешән районыннан.
Милләтем буенча чуаш, – дип горурланып җавап бирде Татьяна Куликова кызыл бизәкләр төшкән матур ак киеме турындагы соравыма. Бу сөйкемле ханым белән без Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы ачылуга багышланган балалар бәйрәмендә таныштык. Шундый ук ачык бизәкле костюм кигән кызы белән бергә ул кунакларны каршы алды, аларны хикмәтле чәчәкләр белән бизәлгән бәлеш белән сыйлады.
Соңрак без Татьяна Тимофеевна белән очраштык һәм аның, тарихи ватаныннан читтә яшәүләренә карамастан, үз балаларына туган телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне ни рәвешле тапшыра алуы турында сөйләштек, шулай ук тәмле чуаш бәлешен әзерләү серләрен дә сораштык.
Шәһәр яки авыл?
– Әти-әниләр Әккәрәйдә яши, гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куя, мал асрый, ит сату белән шөгыльләнә. Әнием «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде, гаиләдә без биш бала, мин иң олысы. Чаллыдагы техникумда укыдым, курсташым Дениска кияүгә чыктым. Аннары мин читтән торып спорт һәм туризм академиясенә укырга кердем, ә ирем программист булып эшли башлады. Безне һәм әти-әниләребезне сөендереп, бер-бер артлы Денис белән Яна дөньяга килде, – дип сөйләде мөлаем әңгәмәдәшебез.
– Ирем гаиләсендә мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Ләкин сер түгел, хәзер яшьләр әти-әниләре белән бергә яшәргә теләми бит, менә без дә банкка ипотека сорап мөрәҗәгать иттек. Керемебез зур булмаганлыктан, безгә торак сатып алуга кредитны әллә ни күп бирмәделәр. Шәһәрдә малосемейкамы, әллә авылда яхшы торакмы? Ирем белән сөйләшеп, авылны хуп күрдек. Дөресрәге, Тукай районының Яңа поселогын. Мин декретта идем, ирем үзмәшгуль булып теркәлде һәм видеокүзәтү урнаштыру буенча хезмәт күрсәтә башлады. Ике ел эчендә ипотеканы яптык, әмма поселоктан китәргә җыенмыйбыз. Биредә барлык шартлар да булдырылган, эш урыннары бар, мәдәни ял оештырылган, спорт корылмалары, парклар, балалар мәйданчыклары күп. Ә һавасы нинди саф! Дусларыбыз шәһәрдән кунакка килә һәм бездәге шартларга көнләшеп карый, – дип елмая Татьяна.
Халык зирәклеге
Хәзерге вакытта мәкаләбезнең героинясы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ул – дипломлы белгеч. Әмма, үзенең сүзләренә караганда, вузда уку бер дә җиңел булмаган.
– Беләсезме, имтиханнарны бөтен кеше белән бергә тапшырыр өчен, мин, педагоглардан йөклелегемне яшереп, бер сессиядә киртә аша сикердем, икенчесендә аркан буйлап мендем. Яна тугач, тәнәфесләрдә аны имездем, аннары лекциягә керә идем. Авыр булды, кайчак елый идем, әмма әти-әнием мине балачактан ук башлаган эшемне ярты юлда калдырмаска өйрәтте. «Эшкә тотынгансың икән, ахыргача бар», – дигән мәкаль дә бар чуаш халкында. Мин әти-әниемә тормышта кыю булырга, ирешкәннәрдә туктап калмаска, авырлыкларны җиңәргә өйрәткәннәре өчен бик рәхмәтле, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшебез.
Ирле-хатынлы Куликовлар, Татьяна югары белем алгач, балаларын алып, диңгезгә барырга сүз куешкан булган.
– Мин, гади авыл кызы, беркайчан да чит илдә булмадым, диңгез турында хыялландым. Хыял булса, ул, һичшиксез, тормышка ашачак, ди чуашлар. Күз алдыгызга китерегез: без, дипломны кулга алуга, самолетка утырдык һәм көньякка очтык, – дип искә ала Татьяна, ә үзенең йөзе бәхеттән балкый.
Йөрәккә якын бәйрәм
Ул озак вакыт әти-әниләре, аларның сессияләр вакытында сабыйларына ничек ярдәм итүләре, шулай ук туган авылында үткәрелә торган халык бәйрәме турында сөйләде. Уяв исемен йөрткән чуваш мәдәнияте, халык гореф-гадәтләре бәйрәменә яше дә, карты да милли костюмнардан килеп, төш вакытыннан алып кичкә кадәр күңел ачалар икән. Барысы да урамга чыга, әйлән-бәйлән уйный, җырлый, тәм-томнар белән сыйлана. Авыл халкы табынга, гадәттә, хуплу (ачы камырга ясалган бәлеш), чакат (тозлы эремчек бәлеше), шартан исемле ит ризыгы, сыра дип аталган өй куасы әзерли.
– Бәйрәмгә, һичшиксез, балаларны алып барабыз: үз күзләре белән халык бәйрәмен күрсеннәр, аның рухын тойсыннар. Кызганычка, минем үземнең милли киемем юк, прокатка алырга туры килә. Ә менә әбиемнең сандыгында борынгы баш киемнәре, чигүле костюмнар саклана. Үз өемдә милли бизәнү әйберләре булдырыр өчен мин кул эшенә тотындым. Кызлар өчен масмаклар дип аталган баш киеме үрәм, хәтта пайеткалар һәм атлас тасмалар кулланып, умщаки дип аталган милли күкрәкчә тектем. Карагыз әле, бик шәп килеп чыкты, – ди Татьяна, бизәнү әйберләрен күрсәтеп.
Әңгәмәдәшебез чуаш мәдәниятендә һәр төснең үз әһәмияте барлыгын әйтте. Ак чисталыкны аңлата, сары – кояшны, зәңгәр – сихрилекне, яшел – тормышны, ә кызыл – бәхетне.
Кызыл – бәхет төсе
– Безнең чибәркәйләрнең киемнәрендә нәкъ менә кызыл төс өстенлек итә, бу – күлмәк хуҗасына бәхет, яхшы башлангычларда уңыш теләүне аңлата, – дип, яшь ханым чуаш милли киеменең серен ачты.
– Чувашиягә кайткан чакларымда милли стильдәге савыт-саба, бизәнү әйберләре алырга тырышам. Менә бу вазада орнамент бар, ул «агач» дип укыла, ә маңгайга киелә торган масмак тасмасында «салават күпере» дип язылган. Һәрбер бизәк уникаль, үз мәгънәсен аңлата. Ләкин иң мөһиме – әлбәттә, безнең матур һәм көйле чуаш теле. Балаларымда яшьтән үк телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбиялим. Алар барысын да тиз отып алалар. Әйтик, бездә әти һәм әни ягыннан әби-бабайларны төрлечә атыйлар, сүзнең кем турында барганын шунда ук аңлыйсың. Җәйге каникуллардан килгәч, Денис һәм Яна сөйләмнәрендә тагын да күбрәк чуаш сүзләрен, хәтта борынгы сүзләрне дә куллана башлыйлар. Бу бик әйбәт. Үз тамырларын, гореф-гадәтләрен белү кешенең күңелен баета. Ә беләсезме, чуаш һәм татар телләре бик охшаш! Күрәсең, шуңа да балаларыма татар телен өйрәнү җиңелрәк, – дип уртаклашты Татьяна. – Үз халкының телен һәм мәдәниятен һәр кеше, һәр гаилә сакларга тиеш.
– Безнең зур илебездә, республикада анда яшәүче төрле милләт халыклары мәдәниятенә хөрмәт белән карауларына мин бик шатмын. Кызымның Тукай районының иң зур сәхнәсеннән чуаш телендә чыгыш ясавына сөенәм, ә мин, күңелгә якын Уявка кебек, милли күлмәк кия алдым – бу безнең гаилә өчен зур горурлык, – диде Татьяна саубуллашканда.
Тары ярмасы белән хуплу
Хуплу татар халкының зур бәлешенә охшаган, ләкин ул әче камырга әзерләнә. Камыр өчен: бер стакан сөт, бер стакан су, ярты стакан үсемлек мае, бер кап коры чүпрә, бер тулы аш кашыгы шикәр, бер чәй кашыгы тоз, он. Йомшак итеп камыр басыла, бер сәгатькә җылы урынга куела.
Камырны ике тигез өлешкә бүләләр, җәяләр, эчлеген салалар. Традиция буенча, бөке урынына кабыгы чистартылган бер баш суган куела. Бәлеш 2 сәгать пешә. Бер сәгатьтән суганны алып, шулпа яисә кайнар су салалар (1 стакан чамасы).
Эчлеге: ваклап туралган ит (дуңгыз, сыер, каз ите), сусыл булсын өчен терлек мае, шакмаклап туралган бәрәңге, ике баш суган. Эчлекне салыр алдыннан бәлеш төбенә 1 стакан юылган тары ярмасы салына.
Бик тәмле килеп чыга, пешереп карагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев