Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Тере тел — тере милләт!» бәйгесе башланды

Оештыручылар республика территориясендә дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны ачыкларга планлаштыра.

Татарстанда дәүләт телләрен саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар бәйгесе башланды. Бу турыдагы мәгълүмат Татарстан Дәүләт милли сәясәте сайтына урнаштырылган.

Конкурс «Иң яхшы Интернет-проект» һәм «ММЧ иң яхшы яктырту» номинацияләрендә уза.

Һәр номинация җиңүчеләре проектны гамәлгә ашыруга яки үстерүгә грантлар алачак. Грантларның гомуми суммасы – 300 мең сум.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр агымдагы елның 30 сентябренә кадәр гариза бирә ала.

Конкурсны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев