Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Сабан туе турында мультсериал әзерләнгән

28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән.

«Татармультфильм» анимация иҗаты студиясе татарларның иң яраткан бәйрәме – Сабан туе турында 28 анимация ролигы төшерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән. Роликларда Сабан туеның барлык бизәк-буяуларын, шулай ук Татарстанның гореф-гадәтләрен, милли аш-суын, киемнәрен һ.б. күреп, җырларын тыңлап була.

Яңа мультфильмны күбрәк кеше күрсен өчен, «Татармультфильм» студиясе аны таратуда ярдәмгә Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә “Бөтен планетага – Сабан туе” конкурсын уздырырга булган.

Шартлары бик гади: катнашырга теләгән кешеләр «Татармультфильм» сайтыннан «Сабан to you» мультфильмнарының берсен йөкләп алып, социаль челтәрләрдәге үз аккаунтына #Мультсабантуй һәм #Татармультфильм хэштеглары белән куярга, шулай ук “Сабан туе бәйрәме сезгә ни өчен ошый?” соравына кыска җавап бирергә тиеш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев