Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мөселманнар өчен авыл төзеләчәк

ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге уникаль торак комплексында яшәргә теләк белдергән кешеләрдән гаризалар кабул итә башлаган инде.

Татарстанда якын киләчәктә хәләл яшәү рәвешен алга сөргән татар авылы калкып чыгачак. «Мәрҗани» мәчетендә узган имамнар җыелышында ТР мөфтие урынбасары, «ТР ВАКЫФ» фонды генераль директоры Мансур Җәләлетдин шулай дип белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге уникаль торак комплексында яшәргә теләк белдергән кешеләрдән гаризалар кабул итә башлаган инде.

Ул Лаеш яки Питрәч районнарында төзелергә мөмкин – хәзерге вакытта авылга җир бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә.

«Бизнес-онлайн» язганча, хәләл торак комплексындагы яшәү шартларына килгәндә, биредә исламның барлык кушканнарын үтәргә кирәк, шулай ук күчемсез милекне арендага бирергә ярамый. Этноавылда мәчет һәм мәдрәсә дә эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев