Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
16 июльдә Татарстанда көн болытлы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Көндез урыны белән яңгыр явачак, ә кайбер төбәкләрдә көчле яңгыр көтелә. Аерым районнарда яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы саклана.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, көндез кайбер урыннарда көчәеп, 15–18 м/с җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +21..+26 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев