Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда һөнәрчеләр өчен маркировка таләп ителми торган продукция исемлеге расланды

Татарстанда һөнәрчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкалау таләп ителми торган продукция исемлеге расланды. Тиешле карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Карар нигезендә, кулдан эшләнгән һөнәрчелек продукциясенең шактый өлеше маркировкадан азат ителә. Иң зур өлешне кием-салым товарлары тәшкил итә. Алар арасында табигый һәм композицион күннән тегелгән киемнәр, трикотаж блузкалар, пальто һәм курткалар, ветровкалар, штормовкалар, ир-атлар трикотаж күлмәкләре, ясалма мех һәм фетрдан эшләнгән өске киемнәр бар.

Шулай ук исемлеккә күлмәкләр, блузкалар, шәлләр һәм шарфлар, галстуклар, спорт һәм чаңгы костюмнары, пиджаклар, чалбарлар, комбинезоннар, итәкләр, свитерлар, кардиганнар һәм жилетлар кертелгән. Көндәлек һәм эчке киемнәр дә — майкалар, пижамалар, халатлар, балалар киемнәре, коену костюмнары, колготкалар, оекбашлар, перчаткалар һәм баш киемнәре — маркировка таләбеннән азат ителә.

Моннан тыш, һөнәрчеләр урын-җир, ашханә, бәдрәф өчен текстиль әйберләрен, шулай ук аяк киеме продукциясен дә маркировкаламыйча сата алачак.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев