Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 37 районның аграрийлары язгы культуралар чәчәргә кереште

Тулаем алганда, республикада чәчү эшләрен 1 миллион 766 мең гектар мәйданда үткәрү күздә тотыла.

Татарстанда 37 районның аграрийлары язгы культуралар чәчәргә кереште.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә чәчү эшләре 183,8 мең гектар мәйданда башкарылган.

Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Кама-Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарында сабан бодае чәчәләр.

Шикәр чөгендере 5,2 мең гектар мәйданда чәчелгән инде. Эшкә Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары кереште.

22 районда – борчак, ясмык һәм нут, 11 районда көнбагыш чәчәләр. «Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлмәт һәм Нурлат районнарында чәчү темплары яхшы», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Тулаем алганда, Татарстанда чәчү эшләрен 1 миллион 766 мең гектар мәйданда үткәрү күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев