Татарстанда 19 августта +30 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда 19 августта +30 градуска кадәр җылы булачак

19 августта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Көндез төбәктә явым-төшемнәр көтелми. Иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка үзгәреп, секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, көндез +25...+30 градус булачак.


Нет комментариев