Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан» поселогында бәйрәмгә өлкәннәр дә килде

«Татарстан» совхозы поселогында Яшьләр көнен ел саен үткәрәбез. Ләкин быел ул аеруча зур масштабта узды. Поселоклылар белән бергә Иске Абдул, Шилнәбаш, Сәмәкәй, Сәет, Мерәс авылларының мәдәният хезмәткәрләре бергәләп әзерләде бәйрәмне.

Төрле юнәлешләр буенча тематик мәйданчыклар оештырылды, спорт яратучылар аерым урында үз көчләрен сыный алды, кызыклы мастер-класслар, фотозона эшләде. Яшьләрне авыл җирлеге һәм район җитәкчеләре котлады, иң оста артистларга грамоталар тапшырылды. 
Бәйрәмгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә килгән иде. Кызыклы яңалык – районның бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков исеменнән яшьләргә лимонадлар тараттылар. 
Тамашачыларны концерт программасы белән Илмир һәм Илнур Габидуллиннар, Чулпан Сафина, София Цандер, Владимир Веретенников, «Умырзая» бию ансамбле сөендерде. Бәйрәм программасы дискотека белән тәмамланды, дип хәбәр итә Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев