Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә балаларны дроннар белән идарә итәргә өйрәтү секцияләре ачылачак

Татарстан мәктәпләрендә якын арада пилотсыз очкычлар белән идарә итү серләренә өйрәтүче махсус секцияләр эшли башлаячак. Бу проектта укытучы ролен махсус хәрби операция ветераннары башкарачак. Бу хакта «Беренче патриот» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Ирина Самолдина «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Проектны гомумроссия «Россия пилотсыз спорт федерациясе» оешмасы «Беренче патриот» белән берлектә һәм пилотсыз очу аппаратлары җитештерүче «Авион» ҖЧҖ ярдәмендә тормышка ашыра. Аның төп максаты — «Һөнәр аша тернәкләндерү: махсус хәрби операция ветераннарын пилотсыз технологияләр һәм тренерлык өлкәсендә эшкә урнаштыру» дигән инициативаны гамәлгә кертү. Бу проект «ТехноСтарт 1.Б» программасы кысаларында үтә.

Ирина Самолдина әйтүенчә, пилотсыз аппаратлар белән идарә итү секцияләре беренче тапкыр узган елның сентябрендә Мәскәүдә, Россия Президенты Эшләр идарәсе каршындагы мәктәптә оештырылган.

Проект авторлары билгеләп үткәнчә, балалар монда алган күнекмәләрен киләчәктә фәнни тикшеренүләр, сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм спорт өлкәләрендә куллана алачак. Шулай итеп, мәктәп укучылары замана технологияләре белән танышып кына калмыйча, киләчәктәге һөнәри мөмкинлекләрен дә киңәйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев