Татарның мәшһүр җырчысы
Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган җирендә аңа бәйле истәлекле урыннар бик күп. Шуларны барлап, сәфәргә кузгалдык.
Ак каеннар каршы ала, озатып кала
Чаллы-Сарман юлыннан барабыз. Иске Дөреш үрен төшеп, тигез киңлеккә чыгуга, юлның уң ягында «Яңа Бүләк авылы» дигән күрсәткеч такта янәшәсендә: «Татар халык җырчысы Илһам Шакировның туган авылы» дигән язма такта һәр юлчыны бу авылга ымсындырып, үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге борылыштан Яңа Бүләккә шома асфальт юл китә. Хәтердә әле, монысы да атаклы җырчыбыз исеме белән бәйле, Илһам Шакировның тууына 60 ел тулуны каршылаган көннәрдә авыл халкына яхшы бүләк булсын дип, шул чактагы район башлыгы Васил Хаҗиев тәкъдиме белән тәвәккәлләп, «Камдорстрой» идарәсе салган иде аны. 2011 елда стелланы зуррак итеп, тагын да күренерлек итеп яңарттылар. Стелланы беренче тапкыр урнаштырганнан соң күп тә үтмәде, җәйнең матур бер көнендә, халык телендә «Илһам аланы» дип йөртелгән ап-ак каенлыкта район ветераннары белән күңелле очрашу үтте. Колхоз рәисе Ильяс Гыйлаев «игенче»ләрнең уңышлары турында сөйләп, атаклы авылдашы Илһамның һәр кайтуында дуслары белән шушы аланлыкта, ак каеннар арасында хозурланып, яшьлек елларын искә алып, ял итүләрен, хисләнеп, күңелләренә рухи азык алып китүләрен сөйләде. Ак каеннар җырчы иҗатында сафлык, яктылык билгесе булып кабатлана. Каеннарны ихлас яратып, шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең «Идел буе каеннары», Ләбиб Айтугановның «Һаман истә» шигырьләренә көйләр язып, аларны зур залларда җырлап, алкышларга күмдерде.
Очрашуда Илһамның бертуган абыйсы Кыяметдин да бар. Ул сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Шаян сүзләр әйтә-әйтә истәлекләр яңарта. «Безнең нәселдән килә ул моң дигән хикмәт», дип киң аһәң белән «Сарман», «Шахта» көйләрен җырлап җибәрә. Бөтен алан бер мәлгә тынсыз калып, җыр остасын тыңлый. Үзешчән сәнгатьтә дә, үз эшендә дә үрнәк кеше булды ул Кыяметдин. Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре иде. Энесе Илһам белән горурланып яшәде. Урыны оҗмахта булсын!
Илһам чишмәсе дә бар
Яңа Бүләктә җырчыга бәләкәй чагыннан ук сихәт, көч-куәт биргән көмеш сулы чишмәләр бар. Бүген, дөрес, йортларга су үзәктән торбалар аша килә. Ләкин табигый чишмә суыннан файдаланучылар да бар. Мәктәп директоры, җирле совет депутаты Сәлмән Әхмәтҗанов авыл чишмәләре белән таныштырып йөрде. Дүрт чишмәнең һәркайсының үз көе, йөзе бар. Мәсәлән, «Кыр чишмәсе» авылдан читтәрәк, кырда эшләүчеләр өчен уңайлы, кырга аш китергәндә, игенче кулын-битен юып сафлана. Сусауны басу өчен шешәгә тутырып та аласың. «Абыстай чишмәсе» дигәне агач буралы, түбә такталары чалшайган, бик борынгы чишмә. Шулай да сукмак суынмый. Ара-тирә суын чумырып алучылар күренгәли. Ә менә авылдан әллә ни ерак булмаганы атаклы җырчыбыз хөрмәтенә «Илһам чишмәсе» дип аталган. Ул үзенең төзеклеге, матурлыгы белән һәркемне таң калдыра. Яр буеннан аскы якта, чишмәгә тоташкан торбалардан улакларга көмештәй су ага. Ак таш җәелгән борылмалы баскычлардан өсте ябулы чишмәгә төшәсең. Саф суы торба аша бөркелеп ага. Аны шушы авыл кешесе, заманында «Чаллы-Бройлер» җәмгыятен җитәкләгән Илдар Гыймадиев матур итеп җиһазлап, авыл даны мәшһүр җырчыбыз Илһам исемен кушкан. Илдар Гыймадиев булышлыгы белән авылның саегып барган күлен чистартып, балыклар җибәргәннәр һәм янындагы ташландык чишмәне матурлап, «Яшьләр чишмәсе» дип атаганнар. Биредә авыл яшьләре өчен төрле чаралар үткәрелүен искә алдылар.
Теләнче Тамакта канат ярган ул
Үз авылында җиде сыйныфны тәмамлап, Илһам Теләнче Тамак урта мәктәбендә укый. Кышларын Пушкин урамындагы туганы тиешле әбидә йортта тора. Күршедә өч ел түбәнге сыйныфта укучы Рубис Зарипов яши. Аларның радиосы булгач, Илһам абыйсы Казаннан концерт тапшырганда, Рубисларга кереп, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Усман Әлмиев кебек танылган җырчыларның җырлавын тыңлый. Кайчагында аларга кушылып җырлап та җибәрә.
Рубис чит республикада эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләп, 1989 елны подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм татар мәдәнияте, сәнгате өлкәсендә актив эш җәелдерә. Бер чакны Теләнче Тамакта Илһам Шакиров яшәгән тәбәнәк йортны күргәч, йөрәге сыкрап куя. Нишләп әле, татар дөньясының танылган җырчысы яшәгән йортта истәлек тактасы юк? Урамнар да туган якка бәйләнеше булмаган чит-ят исемнәрне йөртә. Бу хакта Рубис авыл һәм район Советлары ишеген шактый таптый. Төрле сәбәпләр табып, эшне һаман кичектерә килгәч, ул район комитетының элекке идеология секретаре, аннары хакимият башлыгы урынбасары Фәимә Гыйниятуллинага мөрәҗәгать итә. Ул исә эшне тиз тота, телефон трубкасын күтәреп, авыл Советы рәисенә бер шалтыратуы җитә, эш уңайга китә. Шулай итеп, Рубис үзе кулы белән: «1951-56 елларда бу йортта халкыбызның бөек җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәде», дип чокып язган истәлек тактасын йорт стенасына урнаштыра. Урам исемен дә «Илһам Шакиров урамы» дип үзгәртүгә ирешә. Бу хәл 2000 елның 2 сентябрендә була.
Хәзер урамнан үткән һәр кеше монда мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның яшьлек эзләре бар, дип горурлана.
Чаллыдагы иске урамнарда күңелгә ятышсыз Энгельс, Куйбышев кебек исемнәрне күргәч, ул урамнарны күренекле якташларыбыз исемнәре белән атау тәрбияви яктан шактый отышлы булыр иде, дип уйлыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев