Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәллибез - мәгариф министры

Педагогларны яңадан укыту биш белгечлек буенча алып барыла.

Татарстанда татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләр саны тулмаган татар теле укытучыларын бюджет нигезендә яңадан әзерләүне оештырган. Рус теле, тарих, география һәм башка предметларны укытырга планлаштырган татар теле укытучылары өчен курслар 2017 елның ноябрендә ачылган иде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Педагогларны яңадан укыту биш белгечлек буенча алып барыла.

"1нче сентябрьгә яңадан әзерләүне тәмамларбыз дип уйлыйм, чөнки яңа уку елы башлана, сәгатьләр санын билгеләргә тиешбез", - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев