Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Татарстан рәссамнары тарихчылар белән берлектә халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш. Бүген “Татар-информ”да мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан рәссамнары Рифкат Вахитов, Фәрит Вәлиуллин һәм Рөстәм Хуҗин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев тарихи темага картиналар иҗат итүнең әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

“Чиксезлеккә юл” күргәзмәсендә төрле стильдәге алты автор катнаша. Катнашучыларның иң өлкәне - 80 яшьлек Рифкат Вахитовтан, иң яше – Рөстәм Хуҗин. Күргәзмә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган. Күргәзмә кысаларында рәссамнар осталык дәресләре дә уздыралар.

“Ниятебез – үткәнгә ишекләр ачу”, - дип билгеләде “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсенең максатын идея авторы Рөстәм Хуҗин.

“Бу әле беренче адымнар. Тарихи рәсемнәр остаханәсе ясау буенча безнең тәҗрибәбез юк иде. Татар халкының объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында үзенең мәдәнияте һәм тарихы турында буяулар һәм төсләр аша сөйләү мөмкинлеге булмады. Минемчә, югалтылганны кайтарыр чагыбыз җитте. Хәзер без рәссамнар берләштек һәм бу берләшүебезнең зур киләчәге бар”, - диде Рөстәм Хуҗин.

“Тарихчылар белән рәссамнарның берләшеп эш итә башлавы бик яхшы. Без – рәссамнар, чыннан да, галимнәргә таянып эшләргә тиеш. Без Алтын Урда юбилеена да күргәзмә ясарбыз дип уйлыйбыз. Без тарихыбызны күрсәтергә тиеш”, - диде Фәрит Вәлиуллин.

Рифкат Вахитов күргәзмәгә үз иҗатындагы иң төп эшләрен куйганлыгын билгеләп үтте. Аның триптихында татар тарихының бөек шәхесләре - Олуг Мөхәммәд белән Сөембикәбез дә бар. Рифкат Вахитов тарихыбызны күрсәтү өчен визуализация җитмәвен әйтеп узды.

Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев та кешеләргә татар тарихын җиткерү өчен визуализациянең әһәмиятен билгеләп узды һәм тарихчыларның Алтын Урда чорын яктырту өчен сәнгатькәрләргә һәм язучыларга мөрәҗәгать итүен, бары тик рәссамнарның гына әлеге мөрәҗәгатькә колак салуын билгеләп узды. Тарихчылар тарихи чорлар буенча, шул чордагы киемнәр, кораллар, архитектура буенча рәссамнарга консультацияләр уздырганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев