Тәрбияче булып туган
«Табиб булып, мөгаллим булып туган...» дигән гыйбарә халык телендә киң кулланыла. Сайлаган һөнәрен ихласлык белән башкарган кеше хакында шулай диләр.
Яңа поселогының «Березка» («Каенкай») балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Лилия Сирин кызы Салахова нәкъ шундый кеше. Утыз елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагогның поселок халкы алдында, мәгариф идарәсе алдында абруе зур.
Лилия Сирин кызы Азнакай районы Урманай авылында туган. 1981 нче елда – беренче сыйныфка укырга керәсе елны, гаиләләре белән Тукай районы Яңа поселогына күчеп киләләр. Лилия шушы җирлектә урта мәктәпне яхшы, бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Тырыш, максатчан кыз урта белем алгач һич икеләнүсез Яр Чаллы педагогия училищесына укырга керә һәм булачак һөнәренең остасы булуы өчен бик яратып укый. Лилия Сирин кызы: «Бәхет елмайды – сайлаган һөнәрем буенча төпле белем бирүче иҗади шәхесләрдән, үз эшенең остасы булган педагоглардан белем алдым. Абруйлы мөгаллимнәрнең лекция, семинар, дәресләрен, педагоглар үткәрергә тиешле шөгыльләрне күңелемә, кальбемә салып бардым. Аннары читтән торып һөнәрем буенча югары белем алдым», – ди.
Татарстанның иң биек ноктасы булган данлыклы Чатыр тау, матур табигатьле Урманайдан яңа урынга – Яңа поселогына күчеп килүне ничек кабул иттегез дигән соравыма Лилия: «Монда күчүебезгә сәбәпче кеше бар. “Якты юл” газетасы журналисты Заһидә Нәбиуллина Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында әтием белән бер төркемдә укыган. Ул: «Тукай районы Яңа поселогында яшәү, эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган. Анда эшче куллар да бик кирәк. Шунда күчеп килсәгез кызыгыз һәм улыгызга белем алу өчен дә җайлы булыр иде” дип киңәш биргән. Әти-әнием аның киңәшен кабул иткәннәр. Мин – сабый бала гына бит әле ул чакта. Җиде яшьтә әле бик аңлап та бетермисең. Тиз ияләштем яңа урынга. Энем – балалар бакчасына, үземнең беренче сыйныфка киткән көн бүгенгедәй хәтеремдә. Кырык өч ел сизелмичә дә үткән. Уйласаң, ярты гасырга якын вакыт. Шул чорда төрлесе булды. Шатлыгы да, югалтулары да.
Мәктәпне, уку йортын уңышлы тәмамлау, яраткан эшеңә урнашу, гаиләле булу – иң шатлыклы вакыйгалар. Ә инде сабыйларың туу – зур бәхет. Ирем Марат Хәмитович – гаилә җанлы, тормыш алып бара торган кеше. Эшемнең катлаулылыгын аңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ул үзе дә укыту системасында байтак кына эшләде – автошколада укытты.
Кызыбыз Илвина – Алабугада 10 нчы санлы мәктәптә математика укыта. Хәзерге вакытта декрет ялында – сабыен тәрбияли. Кияү белән оныгыбызны үстерәләр. Улыбыз Илгиз Маратович – Яр Чаллыда 35 нче санлы мәктәптә информатика фәнен укыта. Кызыбыз, улыбыз үзләре сайлаган һөнәрне яратып башкаралар. Аларның тормышта үз юлларын табуларына чиксез шатланабыз. Иремнең туганнарының күбесе – педагог. Бәйрәмнәрдә бергә җыелганда олы педагогик киңәшмә үтимичә калмый. Педагоглар җыелган җирдә башкача була да алмый.
Балалар бакчасын - да эшлә үчеләрнең укытучыларның эше сәгатьле түгел. Белем һәм тәрбия бирү процессы ел тәүлеге бара торган эш. Без – тәрбияче, гаилә киңәшчесе, балалар өчен икенче әни ролен башкаручы да, шәфкать туташы да. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе еллар үткәч күренә. Без – киләчәккә эшләүчеләр. Дөресен генә әйткәндә, киләчәгебезнең нинди булачагы ата-аналардан тора һәм педагоглар эшчәнлеге белән дә бәйле. Шуңа да бу өлкәгә бары тик балаларны яраткан, мәгариф системасын үз иткән кеше генә килергә тиеш. Ә безнең нәселдә бу сыйфатлар бар, – ди Лилия ханым горурлык хисләре белән. – Замана ата-аналары элекке чордагылардан аерыла. Аларның күпчелеге – яшьләр. Кайберләрен әле үзләрен тәрбияләү сорала. Сабыр булу кирәк. Ата-анага да, балага да җайлап, тавыш күтәрмичә, йөзеңне чытмыйча – ипләп кенә аңлатасың, сөйлисең. Атааналар белән үзара мөгамәлә, күз генә тимәсен, яхшы. Утыз бер ел хезмәт кую чорындагы чыгарылышларны исәпләсәң?! Шул вакыт аралыгында ничә йөз баланы белем йортына – мәктәпкә әзерләп озаттык. Инде үзләре әти-әни булучылары бихисап. Казанда, Мәскәүдә укучылар каникулга кайткач хәл беләләр, күрешеп-сөйләшеп торабыз. Һәрберсенең тормыш юлы белән кызыксынып торам. Рәхмәтле була белүләре, хөрмәт итүләре өчен үзләренә рәхмәт», – ди ихластан.
«Лилия Сириновна – абруйлы тәрбияче. Аның хакында яңа термин уйлап чыгардым әле – мегатәрбияче! Балалар, авыл халкы – ата-аналар аны яраталар, коллективта хөрмәтле кеше. 2020 елдан ул «Почетлы остаз» («Почетный наставник») исемен йөртә. Чын-чынлап барыбызга да үрнәк, остаз педагог. Безнең эштә иҗади булу кирәк. Лилия Сириновна – фантазиягә бай, иҗади шәхес. Идеяләр әйтә дә, тиз генә шуны тормышка ашыра да башлый. Башына яхшы фикер килүгә тиз генә гамәлгә дә куя. Хәзер тизлек, техника заманасы. Машиналар тимер ташкын булып агыла. Поселокта да машина агымы көчле. Лилия Салахова – юл йөрү кагыйдәләрен балаларга өйрәтү һәм күнекмәләр бирү буенча зур эш башкара. («Зеленый огонек») «Яшел ут» Республика конкурсында катнашып II урын алды. 2018 нче елда «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район турында җиңү яулады. Болары әле соңгы еллардагы эш нәтиҗәсе. Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, төрле бәйгеләрдә җиңү яулап алган дипломнары бихисап.
Поселокта төрле милләт вәкилләре яши. Шунысын да әйтәсем килә – Лилия Сириновна балаларны ике телдә тәрбияли. Балалар татар һәм рус телен камил белсен өчен зур тырышлык куя. Төрле тематикадагы чара, кичә, шөгыльләрне ике телдә алып бара. «Бишек җыры», Габдулла Тукайның сабыйлар өчен язылган әкиятләре һәм шигырьләре – тәрбия һәм белем бирү эшендә төп кулланма булып тора.
Мин ипле коллективка эшкә килүемә шатмын. Яңа поселогы, аның халкы, бигрәк тә сабыйлар һәм хезмәт коллективы күңелемә якын. Бирегә килүгә үземне иркен хис иттем. Коллектив үз итеп, хөрмәт белән каршы алды. Озак еллар Яр Чаллыда балалар бакчасында эшләгән кеше буларак чагыштырыр нәрсәләр күп. Биредә ата-аналар – әдәплерәк тә, йомшаграк та, аңлаучан да. Алар белән кулга кул тотынып эшлибез. Коллектив дус-тату, эшне ихластан башкаралар. Биредә эшләве – җан рәхәте. Гел шулай булып калсак иде», – ди «Березка» балалар бакчасы мөдире Виктория Викторовна Зингарова.
Төшке аш белән хушланган сабыйларның тыныч сәгате – йокы вакыты җитте. Лилия Сириновна сабыйларны түгәрәкләп үз каршына утыртты һәм бишек җырын көйләде. Балалар тын калып тәрбиячене тыңладылар. Ул арада кайберләре оеп – йокыга талгандай булды. Бераздан тулы тынлык урнашты. Сабыйлар иркен, якты, уңайлы йокы һәм ял бүлмәсендә йокыга китте. Көндезге «черем итү» сәгате узуга алар тагын шау-гөр килеп тәрбияче апалары белән балачак дөньясына сәяхәт итәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев