Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигый ташларны чит илгә сатып, Төркия узган ел 2,1 миллиард доллар табыш алган

Төркия дөньядагы табигый ташларның 40 процент запасына ия. Төркиядә табыла торган табигый ташларга бөтен дөньяда ихтыяҗ зур. Табигый ташлар төзелеш эшләрендә кулланыла. Төркиядәге ташларның аналогларын хәтта Ак Йортта һәм Мәккәдә дә очратырга мөмкин. "Элязик чиясе" (Elazığ vişnesi), "Афьон аклыгы" (Afyon beyazı) һәм "Диярбакыр яшеле" (Diyarbakır petrol yeşili) сортлы ташларга халыкара...

Төркия дөньядагы табигый ташларның 40 процент запасына ия.

Төркиядә табыла торган табигый ташларга бөтен дөньяда ихтыяҗ зур.

Табигый ташлар төзелеш эшләрендә кулланыла. Төркиядәге ташларның аналогларын хәтта Ак Йортта һәм Мәккәдә дә очратырга мөмкин.

"Элязик чиясе" (Elazığ vişnesi), "Афьон аклыгы" (Afyon beyazı) һәм "Диярбакыр яшеле" (Diyarbakır petrol yeşili) сортлы ташларга халыкара базарларда ихтыяҗ зур. Табигый ташларны сату Төркиягә валютада зур керем китерә.

Төркиядәге табигый ташлар ачык төстә булулары белән аерылып тора һәм алар барлык илләрдә архитектура проектларын тормышка ашырганда кулланыла.
Төркия дөньядагы табигый ташларның 40 процент запасына ия.

Квадрат метры 30 доллар тирәсе торган тиңдәшләреннән аермалы буларак, Төркиядәге табигый ташларны 120 доллардан сатып алучылар бар.

2017 елда Төркия табигый ташларны экспортлап, 2,1 миллиард доллар табыш алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев