Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сүзләре гамьле, эшләре ямьле

Өлкәннәр ункөнлеге көзнең матур бер мәлендә - агачларга төрле бизәкләр эленгән, басулардагы уңыш амбарларга кайтып тулган вакытта - өлкән буынга хөрмәт билгесе итеп үткәрелә. Яшьләребез әби-бабайларыбызны батырлык, гадел тормыш итү, авырлыкларны җиңеп, олы максатларны гамәлгә ашыручы буын үрнәге итеп искә алалар, аларга чәчәк бәйләмнәре китерәләр. Шушы уңайдан район ветераннар советы...

- Галимҗан Сәетҗанович, еш кына авыллар картая дигән сүзләрне ишетәбез. Яшьләр алмашка калмаса, бу хәлнең ахыры үкенечле булмасмы?

- Белгәнебезчә, җәмгыятьтә вәзгыять үзгәргәч, авылларыбызда яшьләрнең кимүе күзәтелә. Алар, эш эзләп, эре сәнәгать үзәкләренә юл тота. Районыбыз Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек шәһәрләр янәшәсендә урнашкан. Әлбәттә, яшьләрне бу хәл үзенә җәлеп итә. Моны статистика мәгълүматлары да раслый. Районыбызда яшәүче 40 меңгә якын кешенең дүрттән бер өлеше, ягъни 11 меңе - пенсия яшендәге өлкәннәр. Алар арасында, кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен сугышкан 29 ветераныбыз, җиңүне якынайту өчен, көне-төне хезмәт куйган 500дән артык тыл ветераны, сугыш чоры балалары булу белән чиксез горурланабыз. Бәйрәм табынында аларның урыннары түрдән.

- Авылларыбызда ялгыз гомер итүче карт-карчыклар шактый. Алар игътибардан читтә калмыймы?

- Авыл җирлекләре, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, ялгыз яшәүче карт-карчыкларны барлап, балалары, туганнарының кайдалыгын белешеп, багланышларын ачыклыйбыз. Гомумән, зур эш башкарыла.

Район ветераннар советы президиумы әгъзалары белән авылларда һәм шәһәрдә яшәүче карт-карчыкларның хәлләрен белешеп, аларны күчтәнәчләр белән сөендереп торырга тырышабыз. Берүзе генә калып, булышучысы булмаган карт-карчыкларны тәрбияләүдә Теләнче Тамак картлар йорты хезмәткәрләренең дә тырышлыгы зур. Олыгайган көннәрендә ялгызакларны ярдәмчесез калдырмауны максат итеп куябыз.

- Өлкәннәрне кайбер хезмәтләргә өйрәтү дә аларга үзара аралашырга ярдәм итә торгандыр. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

- Без, Россия пенсионерлар союзы ярдәме белән, компьютерда эшләргә теләүче өлкәннәргә өйрәтү курслары оештырдык. Аларны ел саен 15-20 кеше тәмамлый. Быел апрель аенда «Татарстан» совхозы поселогы, Круглое Поле өлкәннәре укыган иде. Мондый курслар 15 октябрьдән Бәткедә һәм Кече Шилнә авылында эшләячәк. Заман шуны таләп итә.

- Өлкәннәребез районда уза торган һәртөрле чарада актив катнашалар. Ункөнлек чорында нинди чаралар күздә тотыла?

- Бу җәһәттән ункөнлекне күңелдә сакланырлык итеп уздыруга алдан әзерләндек. Эш планы төзелде, анда авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар, спорт ярышлары уздыру, концертлар кую каралды. «Яшьлек» спорт комплексында ветераннар өстәл теннисы, ук һәм мылтыктан ату, кул көрәше ярышларында көч сынашачак. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарыбыз иң яхшы номерлары белән чыгыш ясаячак. Очрашуларда районның һәм авылларның социаль һәм икътисади үсеше буенча күп төрле эшләр башкарылуы һәм уңай нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар өлкәннәребездә горурлык хисе тудыра. Бу олы эшләрдә аларның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев