Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сыерчыгым, рәхим ит!»

Безнең бәйге.

«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан иткән иде. Үзегез ясаган сыерчык ояларын фотосүрәткә төшереп безнең электрон адреска yakti.ul76@gmail.com га җибәрүне сорадык. Инде бәйгегә шактый гына фотосүрәтләр килде. Шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Кече Шилнә авылының “Колосок” балалар бакчалары нәниләре әти-әниләре ярдәме белән ясалган сыерчык оялары фотоларын җибәргәннәр. Роман Кузнецовка 6 яшь,  Денис Цветковка 7 яшь,  Бузмаков Тимурга 7 яшь.

Теләнче Тамак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әмир Гыйльмияров ясаган сыерчык оясы бу.

Шилнәбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Майорова менә шундый сыерчык оясы фотосын җибәргән.

Конкурс 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Сезнең эшләрнең фотолары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда бирелеп барачак. Шулай ук фото белән бергә үзегезнең кайсы авыл мәктәбендә, ничәнче сыйныфта укуыгыз турында да язарга кирәк. Кәрәзле телефоныгызның номерын да күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев