Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суганны кайчан алырга?

Август башыннан суганны түтәлдән алырга кирәк. Ай календаре буенча уңай көннәр булып 2, 8, 13, 14 һәм 20 август, ә начар көннәр булып 4-7 август исәпләнә.

«Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак", - дип уртаклашты тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина. Суган өлгергәнлеген ачыклау кыен түгел. Аның кыяклары саргая, кибә һәм җиргә иелә башлый.

Суган өлгергәнлеген математик ысул белән дә ачыклыйлар. "Утырту датасына 70-90 көн өстәргә кирәк, - дип хәбәр итте бакчачы. - Ләкин суганны йолкып чыгармагыз, аны көрәк белән казып алу яхшырак».

Суганнарны бер-ике кат итеп җәяргә кирәк, кояш нурлары төрле якка төшсен өчен даими рәвештә әйләндереп тору отышлы. Биш көннән соң суганны җиләс урында тагын ике атна киптерергә мөмкин. Кыяклар кипкәч, сабакларын 6 сантиметр тирәсе озынлыкта кисәләр һәм тартмаларга салалар. Ә үрер өчен 15 сантиметр тирәсе калдырырга кирәк.

Фото:zen.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев