Стресстан ничек котылырга?
Стресстан ничек котылырга? Бу хакта "Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган балаларга бәян итте Ә хәзер стресстан котылуның берничә чарасын тәкъдим итәбез: 1) Чәй эчү. Стресстан котылуның иң гади һәм беренче ысулы булып чәй эчү тора....
Стресстан ничек котылырга? Бу хакта "Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган балаларга бәян итте
Ә хәзер стресстан котылуның берничә чарасын тәкъдим итәбез:
1) Чәй эчү. Стресстан котылуның иң гади һәм беренче ысулы булып чәй эчү тора. Аның төрләре гаять күп, үз күңелеңә хуш килгәнен сайлап алырга мөмкин. Тик шулай да стресстан иң яхшы булыша торганы - яшел чәй.
2) Хобби. Үзең яраткан һәм сине ялыктырмаган эш белән шөгыльләнү тынычландыра.
3) Спорт. Күп кенә табиб һәм психологлар стресстан котылырга теләүчеләргә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Спорт эчеңдә җыелган негативтан котылырга да ярдәм итәр.
4) Ярдәм итү. Кемгә дә булса ярдәм кулы сузу тынычланырга булыша икән.
5) Эчеңдәгене кәгазьгә төшерү. Кәгазьгә язылган проблема шунда ук хәл ителә ала. Ул сорау бирми, сине бүлдермичә тыңлый, үзенекен сөйләп шулай ук аптыратмый
6) Табигатьтә йөреп керү. Саф һава кан әйләнешен яхшырта, шуның нәтиҗәсендә синең башың да яхшырак эшли башлый, начар уйларга да урын калмый.
7) Якыннарыңны кочаклау. Гади һәм бушлай булган әлеге чара чыннан да үзеңне күпкә яхшырак хис итәргә ярдәм итәр: кәефең күтәрелер, борчуларың китәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев