Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәрия Сабурская «Халык контроле»ндә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләрен ачыклады

Районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Ул «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район активы белән сөйләште. Очрашуда башкарма комитетның бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Быел порталга тукайлылардан 105 мөрәҗәгать кергән. Дәгъва хатларының 51е хәл ителгән, 36сы буенча эш планлаштырылган, 2се буенча эш бара, 16сы кире кагылган. Биш ел дәвамында, портал эшли башлаганнан бирле, Тукай районыннан барлыгы 339 мөрәҗәгать кергән. «Бу күп түгел, - дип белдерде Сәрия Харисовна. - Болар нәкъ башка районнардагы кебек сораулар: юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, территорияне чүптән арындыру һ. б. Ләкин аерма шунда: заявкаларның үтәлеш күрсәткече сездә түбән. Дөрес, соңгы вакытта ул 30 проценттан 50гә күтәрелгән, ләкин бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе», - дип билгеләп үтте ул. Аннары хәл ителмәгән һәр сорауны тикшереп чыкты, авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм башка җаваплы затлардан аларның үтәлмәү сәбәпләрен ачыклады. Мөрәҗәгатьләр, нигездә, шәһәргә якын урнашкан эре җирлекләрдән. Аларда төзелеш мәйданнары көннән-көн арта, сораулар да күбрәк яңа урамнарны төзекләндерүгә кагыла.

Сүзен Сәрия Сабурская 2012 елда килгән мөрәҗәгатьтән башлады. Анда Шилнә елгасы күпереннән борылышка кадәр юлның нык начар хәлдә булуы турында сүз бара. «Нигә бу эш 2019 елга гына планлаштырылган?» - дип сорады ул җаваплы затлардан. Бу участокка җыелыштан соң чыгарга сөйләштеләр.

Юлларның начарлыгына дәгъва белдергән хәбәрләр тагын Суровкадан, Сосновый Бордан, Новотроицкоедан, Комсомолецтан, Бакчасарайдан, Бәткедән, Кече Шилнәдән, Яңа Байлардан, Түбән Суыксудан һәм башка җирлекләрдән җибәрелгән. Бу юнәлештә федераль һәм республика программалары эшли, «Халык контроле»ндә күрсәтелгән участокларның бер өлеше программаларга кертелгән, алар эшләнәчәк, дип җавап бирделәр белгечләр. Шулай ук юлларның бер өлеше үзара салым акчасына төзекләндерелә. «Мөрәҗәгатьләр буенча эшләнгән эшләр бар, ләкин «Халык контроле»ндә билгеләнмәгән. Эшләнгән икән - күрсәтегез, җавапны төгәл итеп, үз вакытында бирегез, фотографиясен куегыз, сузмагыз һәм сорауны ябыгыз», - дип киңәш бирде Сабуская.

Урамнарны яктыртуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр бик күп. Иске Җирекледә Кольцевая урамының караңгы булуы турындагы хәбәр интернет-порталга 2013 елда кергән булган. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фрида Зарипованың әйтүенчә, монда биш фонарь кирәк. «Биш фонарьны җиде ел куялармыни? Ярар инде, юл төзү миллионнар сорый» - дип аптырады вәкаләтле вәкил.

Шулай ук поселокның Чаллы, Төзелеш урамы буенча да шушы темага сораулар кергән. Җирлек башлыгы урынбасары Төзелеш урамында быел яктырткычлар куелачак дип ышандырды. 300 метрлы бу урамда әлегә 2 фонарь янып тора, дип белдерде ул.

Кече һәм Олы Шилнә арасында санкцияләнмәгән чүплек, Иске Җирекленең Лесная урамында шулай ук фонарьлар янмый, Боерган авылы территориясендә ферма урынында калган торбалар чыгып тора, алар кеше тормышына куркыныч тудыра, Куадыда балалар өчен бер уен мәйданчыгы да юк, «Восход», «Дизелист» бакчачылык ширкәтләренә бару юлында юл билгеләре буялган, нинди тизлектә хәрәкәт итәргә икәнлеге билгесез - Сәрия Сабурская бу һәм башка күп сорауларга тукталды. Сөйләшү ике сәгать дәвам итте. Аннары, «Халык контроле»ндә билгеләнгән кайбер җитешсезлекләрне үз күзләре белән күрү максатыннан, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил кайбер объектларда да булды. Күтәрелгән сорауларның үтәлешен тикшерер өчен вәкаләтле вәкил сентябрь аенда Тукай районына кабат килергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев