Спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм сату турында «Халык контроле»нә язарга була
Хәзер «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында контрафакт алкоголь әйләнеше турында дәгъва хаты юлларга була. Ләкин бу ваклап сату очракларына кагылмый. «Составында спирт булган алкогольле продукцияне, этил спиртын законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү» категориясе гражданнардан алкоголь продукциясен республика территориясенә законсыз кертү, сату каналлары, өй шартларында җитештерелгән продукцияне ваклап һәм күпләп сату...
Хәзер «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында контрафакт алкоголь әйләнеше турында дәгъва хаты юлларга була. Ләкин бу ваклап сату очракларына кагылмый. «Составында спирт булган алкогольле продукцияне, этил спиртын законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү» категориясе гражданнардан алкоголь продукциясен республика территориясенә законсыз кертү, сату каналлары, өй шартларында җитештерелгән продукцияне ваклап һәм күпләп сату турында хәбәрләрне җибәрергә мөмкинлек бирә.
Системага кергән дәгъваларны ТР Эчке эшләр министрлыгы контрольдә тота. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, бу категория буенча юлланган хатка җавап порталда басылмый, аны бары тик автор үзе генә карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев