Сосновый Борда яңа бакчага нигез салына башлады
Сосновый бор поселогында яңа балалар бакчасына нигез салына башлады. Анда «Евростиль» подрядчы оешмасы эшли. 80 урынлы бакча киләсе елга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бүгенге бакча торак йортның беренче катында берничә бүлмәне биләгән. Бары 40лап баланы гына сыйдыра. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә...
Сосновый бор поселогында яңа балалар бакчасына нигез салына башлады. Анда «Евростиль» подрядчы оешмасы эшли. 80 урынлы бакча киләсе елга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бүгенге бакча торак йортның беренче катында берничә бүлмәне биләгән. Бары 40лап баланы гына сыйдыра. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә мәҗбүр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев