Сосновый Бор поселогының спорт комплексында баскетбол буенча ярышлар үткәрелде.
Ул Татарстан Республикасында Кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча I мәктәп спартакиадасының муниципаль этабы кысаларында оештырылды. Баскетбол буенча урыннар түбәндәгечә булды (егетләр арасында): Iдә - Мәләкәс, IIдә - Новотроицкое, III урында - Круглое Поле поселогының мәктәп укучылары. Кызлар арасында беренчелеккә Комсомолец поселогы, икенчедә - Новотроицкое, өченче урынга Бәтке авылы кызлары чыкты.
Моннан тыш, спорт комплекста бадминтон, милли көрәш һәм җиңел атлетика (йөгерү, озынлыкка сикерү) буенча да ярышлар үткәрелде. Әлеге ярышларны оештыручы - Кнәз авылы мәктәбенең физик культура укытучысы Виктор Белов.
Нет комментариев