Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сорау-җавап

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Мин 1970 елгы. Өч балам бар, кечесенә 12 яшь. Мин пенсиягә 60 яшьтән иртәрәк чыга аламмы?
Җавап: Өч бала тудырган һәм аларны сигез яшькә кадәр тәрбияләгән, 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булган, 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты булган хатын-кызлар 57 яшьтән пенсиягә чыга ала. Барлык шартлар да үтәлгәндә Сезгә 57 яшьтән пенсия билгеләнәчәк. 

Сорау: Пенсиягә хокукны һәм аның күләмен билгеләгәндә уку вакыты исәпләнәме?
Җавап: «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль Законның 11 статьясы нигезендә, иминият стажына хезмәт чоры яисә башка төр эшчәнлек вакыты Пенсия фондына иминият взнослары кертеп барган очракта гына кертелә.
Уку вакытында бирелә торган стипендиядән иминият взнослары алынмый. Шулай булгач, уку вакыты иминият стажына керә алмый. 
Шуның белән бергә, «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»гы Федераль Законның 30 статьясы нигезендә, иминиятләштерелгән затларның 2002 елның 1 январена пенсиягә хокуклары бәяләнә. Хезмәт пенсиясенең күләме иминиятләштерелгән затка түбәндәге юллар белән исәпләнергә мөмкин:
– 30 статьяның 3 пункты нигезендә, ягъни уку вакыты кермәгән гомуми хезмәт стажына карап;
– 30 статьяның 4 пункты нигезендә, ягъни уку вакыты кергән гомуми хезмәт стажына карап.
Иминият пенсиясен билгеләгәндә отышлырак юл сайлана. 

Сорау: Пенсия китертү юлын ничек үзгәртергә?
 Җавап: Аны үзгәртү өчен шул турыдагы гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны РФ Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталында эшләргә була. Моның өчен расланган учет язуы (ЕПГУ) булырга тиеш. Шулай ук счет реквизитларын күрсәтеп, почта аша хат та җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, гаризаны күпфункцияле үзәк аша яки Пенсия фондының клиент хезмәтенә үзең килеп тә бирергә була. Бу очракта 30-42-42 телефоны буенча алдан язылырга гына кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев