Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру "Иң истә калган Яңа ел бәйрәме"

Риф Имамов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе: «Иң истә калган Яңа ел дисезме - балачак Яңа елы! Беренче сыйныфка мин Актаныш районы Мерәс авылы мәктәбенә укырга кердем. Декабрь ахырында кулдан уенчыклар ясап, мәктәптә бәйрәм чыршысын бизәдек. Ул чакта уенчыкларны кибеттә сатмыйлар иде. Бик күңелле вакыйга булып хәтердә калган. Ә гаиләбез өчен һәр...

Риф Имамов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе:

«Иң истә калган Яңа ел дисезме - балачак Яңа елы! Беренче сыйныфка мин Актаныш районы Мерәс авылы мәктәбенә укырга кердем. Декабрь ахырында кулдан уенчыклар ясап, мәктәптә бәйрәм чыршысын бизәдек. Ул чакта уенчыкларны кибеттә сатмыйлар иде. Бик күңелле вакыйга булып хәтердә калган.

Ә гаиләбез өчен һәр Яңа ел алдының үзенчәлеге бар - 25 декабрьдә үземнең дә, хатыным Филсинәнең дә туган көннәребез. Шуңа күрә бәйрәмнәр бездә бер-берсенә кушылып китә. Гадәттә декабрь ахырында ике кызым гаиләләре белән кунакка кайта. Бүген алты оныгыбыз бар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев