Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру "Иң истә калган Яңа ел бәйрәме"

Ильмир Ямалов, Мусабай-Завод авылыннан. Райондашларыбызга халык музыка уен коралларында уйнаучы буларак таныш, «Болгар радиосы»нда «Иртәнге чәй» тапшыруы алып баручысы: «Мин авыл мәдәният йорты эшләрендә һәрвакыт бик актив идем. Бер елны (училищеда укыган еллардыр), клуб эшенә бирелеп, 31 декабрь көнне репетицияләр ясап, кичке концертка йоклап калганмын. Әни уятмаса, калган да булыр...

Ильмир Ямалов, Мусабай-Завод авылыннан. Райондашларыбызга халык музыка уен коралларында уйнаучы буларак таныш, «Болгар радиосы»нда «Иртәнге чәй» тапшыруы алып баручысы:

«Мин авыл мәдәният йорты эшләрендә һәрвакыт бик актив идем. Бер елны (училищеда укыган еллардыр), клуб эшенә бирелеп, 31 декабрь көнне репетицияләр ясап, кичке концертка йоклап калганмын. Әни уятмаса, калган да булыр идем. Азагына гына булса да җитештем. Чыгыш ясап, өйдә Яңа ел каршылаганнан соң, дискәтүк оештырырга янәдән мәдәният йортына төшеп киттем. Биюләрне башлап җибәргәч, читкәрәк китеп, утырган җиремнән, музыка тавышы булуына карамастан, тагын йоклап киткәнмен...

Шуннан соң Яңа елны каршылау бәйрәменә алдан әзерләнүем йокы туйдырудан башлана. Райондашларымны Яңа ел белән тәбриклим. Әтәч елында бераз әтәчләнеп алсак та, киләсе эт елында этләшмичә генә яшәргә насыйп булсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев