Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәләт-Биләр каласын» яшь тукайлылар да күреп кайтты

Алдынгы укучылар, талантлы балалар, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп укучылары һәр елны «Сәләт» яшьләр лагерена җыела. Бу «текә» лагерьны үз күзләре белән күрү мөмкинлеге быел яшь тукайлыларга да насыйп булды.

«Сәләт-Биләр каласы»на район балаларын бер көнгә автобус белән алып барып кайттылар. Мондый бәхет барысы 26 балага елмайды. Шулар арасында Яңа поселогыннан 16 яшьлек Динара Хәйруллина да бар. Ул безнең газета укучыларыбыз белән дә зур cөенечен уртаклашты, үзенең уй-фикерләрен әйтте.

– Динара, «Сәләт» лагерена бару мөмкинлеге ничек туды?

– «Сәләт» лагере һәр ел саен белемгә, фәнгә тартылган, сәләтләрен төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда сынаган балаларны барлый дип ишеткәнем бар иде. Анда актив балаларны жибәрәләр дип уйлыйм. Район мәктәпләреннән шундый балалар исемлегенә мин дә кердем һәм без бергә җыелышып бу лагерьга бер көнгә кунакка барып кайттык.

– «Сәләт» сезне ничек каршы алды?

– «Сәләт» безне бик җылы каршылады. Килеп төшүгә үк яныбызга әйдаман килде, ул бик күңелле кеше булып чыкты. Без катнашучылар белән таныштык, аннары бергә төрле уеннар уйнадык. Вакытны тиз, ләкин бик тә файдалы үткәрдек. Шуннан соң һәрберебезгә шәмәхә капчык бүләк иттеләр: аның эчендә футболка, ручка һәм блокнот иде.

– «Сәләт-Биләр каласы»нда кеше күп идеме?

– Арча, Баулы, Зәй, Азнакай, Лаеш, Мамадыш районнарыннан килгән балалар һәм яшүсмерләр бик күп иде. Мин аларның әдәпле, итагатьле һәм шат күңелле булуларына игътибар иттем. 

– Анда нинди кызыклы чаралар һәм әһәмиятле бәйгеләр оештырылган иде? 

– Башта барлык катнашучылар өчен җыелыш үткәрделәр. Безгә лагерь турында сөйләделәр. Аннары уен уйнап алдык – безгә спортка кагылышлы логик биремнәр бирелде. Мин барлык уеннарда да катнашырга тырыштым. Соңыннан уенның нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Бернинди урын алмасак та, күңелне төшермәдек, чөнки иң мөһиме безнең өчен җиңү түгел, ә катнашу иде.

– Сәләт сине нәрсә белән гаҗәпләндерде? Хис-тойгыларың белән бүлеш әле.

– Сәләттә фән, гыйлем һәм интеллект өстенлекләрдән санала, шул ук вакытта төрле мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүгә зур игътибар бирелә. Монда татар телен дә өйрәнәләр, шуның белән беррәттән рус һәм чит телләр бик актив кулланыла. Сәләт яхшы кеше булып үсәргә, яхшы гамәлләр генә кылырга, начарлык турында уйламаска чакыра. Нәкъ шушы мөһим максатларны тормышка ашыру белән «Сәләт» мине гаҗәпләндерде дә инде.

– Сыйныфташларыңа, дусларыңа «Сәләт» лагерен тәкъдим итәр идеңме?

– Әлбәттә. Мин Биләрдән кайткач та, тизрәк үземнең дустым янына йөгердем (аның «Сәләт»тә булганы бар иде), үземнең тәэсирләремне аңа сөйләргә ашыктым. Жәйге каникулларда мин барлык дусларыма «Сәләт» лагерена барырга тәкъдим итәр идем, чөнки бирегә илнең барлык почмакларыннан балалар, яшүсмерләр килә. Бу бит яңа дуслар табу, алар белән аралашу дигән сүз. 

Динара «Сәләт Биләр каласы»ннан яхшы кәеф, позитив хисләр һәм киләчәккә якты планнар корып кайткан. Ул дусты белән бергә икенче елга да җәйге каникул вакытында «Сәләт»кә бару һәм башкаларны да үзе белән чакыру турында хыялана.

Фото Динара Хәйруллина тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев