Сирена кычкырталар – куркып калмагыз
28 июль, шимбә көнне, сәгать 10нан 11гә кадәр вакыт аралыгында Татарстан күләмендә халыкны гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү региональ системасының техник әзерлеге торышын тикшерү үткәрелә. Урамда электр сиреналары, кычкырып сөйләү җайланмалары кушылачак, смс хәбәрләр җибәреләчәк, ОКСИОН һәм СЗИОН терминал комплекслары эшләячәк, радио һәм телевидение мөмкинлекләре файдаланылачак. Сирена тавышы "Барыбыз өчен...
28 июль, шимбә көнне, сәгать 10нан 11гә кадәр вакыт аралыгында Татарстан күләмендә халыкны гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү региональ системасының техник әзерлеге торышын тикшерү үткәрелә. Урамда электр сиреналары, кычкырып сөйләү җайланмалары кушылачак, смс хәбәрләр җибәреләчәк, ОКСИОН һәм СЗИОН терминал комплекслары эшләячәк, радио һәм телевидение мөмкинлекләре файдаланылачак. Сирена тавышы "Барыбыз өчен игътибар" дигәнне аңлата, аны ишетүгә радио, телевидениены тоташтырырга кирәк.
Краснодар краенда булган фаҗигадан соң, мондый планнан тыш тикшерүләр РФ Президенты Боерыгы нигезендә Россиянең бөтен төбәкләрендә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев