Шилнәбаш авылы китапханәсе «Тукайны бергәләп укыйбыз» проектына кушылды
Татарстан Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектын башлап җибәрде.
Китапханәләрндә махсус әдәби клублар эшли башлады.
Шилнәбаш авыл китапханәсе әлеге проектка кушылды һәм Тукай районында әдәби очрашулар циклын беренче булып ачып җибәрде.
Авыл китапханәсе мөдире Гөлнара Шәмгун кызы һәм татар теле укытучысы Резеда Мулланур кызы «Бөек шагыйрь Габдулла Тукай» дигән кызыклы китап күргәзмәсе әзерләгәннәр иде. Чарага балалар һәм әти-әниләр чакырылды.
Укучылар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укудылар. Крупина Анастасия, Низамов Булат, Захарова Стефания, Бәдретдинова Рания һәм Бәдретдинов Аяз, афәрин! Рәхмәт сезгә.
#ГабдуллаТукайга140
#Тукайрайоны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев