Шигъри тәлгәшләр
Газета укучыларыбыз яза.
«Гомеремнең фасыллары матур, ямьле, күңелле...» – дип яза шигъри юлларында Новотроицкое авылында гомер итүче Асия Хәсәнова. Гомернең алтын көзенә – олыгаю чорына керү һәм ак кышларны хәтерләтүче – чал чәчле картлыкка җитү, әйтергә кирәк, бәхетле картлыкка ирешү – азлар өлешенә тигән бәхет. Асия апа әнә шундый бәхеткә тиенгән ханым. Җиде бала тәрбияләп үстергән, аларның һәрберсен олы тормыш юлына чыгарган Ана ул. Шигырьләрендә аның: яшьли вафат булган әнисен сагыну-юксынуы; туган авылын һәрвакыт күңелендә йөртүе; балаларын – бәгырькәйләрен өзелеп яратуы, инде үзләре дәү әти-дәү әни булсалар да, һаман аларны кайгыртуы; үз халкына карата горурлык хисләре кичерүе чагыла.
Асия ханым якын кешеләренә, иҗатын яратучы укучыларга шигырьләре аша үгет-нәсихәтләрен мәрхәмәтле аналарча йомшаклык белән җиткерә белүе белән дә зур хөрмәткә лаек.
Новотроицкое авылында яшәп иҗат итүче Асия Хәсәнованың адашы – Иштирәкне шигърияте белән данлаучы Асия Метшина – биш бала анасы. Гомеренең иң матур, егәрле елларын туган җирендә хезмәт куеп, туган авылын мактап, кешеләрен ихтирам итеп яшәүче Асия апа төсле җепләрдән онык-оныкчыкларын оекбаш-бияләй бәйләп сөендерсә, сүзләрдән шигъри юллар чигеп авылдашларын, райондашларын сокландыра.
Бай күңелле, шигъри җанлы Асия апаларның шигъри тәлгәшләрен газета укучыларга тәкъдим итәбез. Бу шигырьләр салкын кышларда ялгызлыктан күшеккән күңелләрне җылытыр, борчуы булганнарны – юатыр, шатлык-сөенечләре булганнарның күңелен тагын да күтәрер.
Зәрия Вәлиева.
Татарлар
Туган җирем – Татарстан
Башкаласы – Казан.
Кайда гына яшәмидер
Минем халкым, татарым.
Яшәсә дә чит җирләрдә
Онытмый туган ягын.
Туган ягын, туган телен –
Татар телен онытмый.
Радиодан, газеталарда
Татар халкымны котлый.
Бишекләрдә тыңлап үстек
Әниләрнең моңлы көйләрен.
Татар моңы белән сугарылган
Җанга якын, назлы сүзләрен.
Эшчән халык, чиста халык
Милләттәшләрем минем.
Татар егетләре – батыр,
Татар кызлары – матур.
Милли ашларыбыз затлы –
Табыннарны ямьләндерә
Баллы, татлы чәк-чәге.
Сагыну
Туган якка кайтасы килә,
Бик тә сагынган чагым.
Туган авылым урамнарын
Күрәсем килә тагын.
Бәбкә үлән өсләрендә
Тәгәрәп ауныйсым килә.
Хуш исле үләннәрне
Ятып иснисем килә.
Болын, кырда – төрле үлән,
Балачак ризыклары:
Алабута, кычытканнар –
Саулык витаминнары.
Карурманнар, су буйлары
Һаман төшкә керәләр.
Сагыну-сагышларым басып,
Миңа илһам бирәләр.
Яшәгән җирем ямьле,
Бик яратам мин аны.
Туган авыл урамнары
Һаман телгәли җанны.
Туган якка кайтып килим,
Бик тә сагынган чагым.
Сагыну-сагышка түзәргә
Сабырлык бир, Аллаһым.
Туган авылым, торган өем,
Кендек каным тамган җир,
Тернәкләнеп тәпи киткән,
Гөлбакчалы изге җир.
Авылым урамнарын,
Басу, кыр, урманнарын
Оныта алмам гомергә
Кергәнче кара гүргә..
Казан истәлегенә
Рәүф белән Гөлнара
Казанга алып барды.
Башкалада йөргән көннәр
Сагынып сөйләргә калды.
Казан, Бауман урамнарын,
Кол Шәриф мәчетләрен
Җәяүләп карап йөрдек,
Рәхәтләнеп, сокланып.
Метрога да төштек без.
Йөрдек урамнарында.
Шунда үткән матур көннәр
Чыкмас һич уйларымнан.
Кол Шәриф мәчетен күрдем –
Бик матур төзегәннәр!
Шул мәчетне күрергә дип
Ераклардан килгәннәр.
Ишектән килеп кергәч тә
Сувенирлар саталар.
Килгән халык истәлеккә
Сөенә-сөенә алалар.
Истәлеккә мин дә алдым
Чәй эчәргә бер савыт.
Ничә ел үтеп китсә дә
Эчәрмен искә алып.
Тирә-юньнең матурлыгын
Йөрдек көн буена карап.
Кабан күле буйларында
Хозурланып, вак-вак атлап.
Олпат шагыйребез анда –
Хәсән Туфан яшәгән.
Кабан күленең матурлыгын
Үз заманында күргән.
Хозурланып карап йөрдек
Кабан күле буйларын.
Кабат килеп күрермен дип
Өметләнәм мин тагын.
Бәхетледер башкалада –
Казаныбызда яшәүчеләр.
Көн саен мәркәзебезнең
Матурлыгын күрүчеләр.
Милли музей һәм театр
Тартадыр күңелләрне,
Шул тарихны күрер өчен
Килә бик күп туристлар.
Илһам Шакировка
Сарман моңнарына уралып
Тугангадыр Сарман буенда,
Сарман моңы озата барды
Сине бар гомерең буена.
Моңлы җырларыңны башкарганда,
Халкым тыңлый сине таң калып.
Кайнар хисләренә уралып
Үткән яшьлекләрен искә алып.
Татарның моңлы сандугачы
Булып калдың, Илһам, мәңгегә.
Җырлавыңны сагынып, моңнарыңны,
Искә алабыз сине бүген дә.
Радиодан бик еш ишетелә
Син башкарган моңлы җырлар.
Шул моңнарны тыңлап үскән
Яшьләр синең җырларыңны җырлар.
Гашыйк мин синең җырларыңа.
Һәр көн көйлим синең моңнарың.
Синең кебек сандугачлар тагын
Сарман буйларында туармы?
Рәхмәт сиңа, моңнар падишаһы,
Рәхмәт сиңа, җыр калдырганга.
Рәхмәт сиңа, Сарман сандугачы,
Халык рухын дәвалаганга.
Асия Хәсәнова, Новотроицкое авылы.
***
Кара бөдрә чәчләремне
Ап-ак бәсләр сарды инде.
Бала чагым, матур яшьлегем
Офык артларында калды инде.
Яшьлекнең күңелле мизгелләре
Күңел сандыгында саклана.
Әниемнең назлап уятуы
Татлы төштәй хәтердә яңара.
Балачак, яшьлек әйләнеп кайтмый
Ел фасыллары сыман бер-бер артлы.
***
Ата, ана, ипи – кире яктан укысаң да,
Шул ук сүз кала – һич үзгәрми,
Шул ук изге мәгънә кала –
Асылы үзгәрми!
Һәрвакыт, һәркайда – иң кирәкле алар,
Асылы үзгәрми!
***
Авыр сүзләрне күтәрә
Йодрык кадәрле генә йөрәк.
Кыл кебек нечкә күңел
Тау кадәр кайгы күтәрә.
***
«Бисмилләһ!» әйтеп башлаганга,
Гөрләп бара барлык эшләрем.
Дога кылып, изге теләк теләп
Яшәгәнгә, сынауларга бирешмим.
***
Язмышлар язылып куелган,
Мин ышанам тәкъдиргә.
Чөнки җирдә язмыш җитәклидер
Җирдә туган һәрбер адәм баласын.
Ул язмышны Аллаһ Тәгалә язган,
Буйсынамын мин язмышка,
Буйсынсам да тәкъдиргә
Бирешмимен ачы сынауга –
Фәрештәләр ике иңемдә.
***
Өмет белән ышаныч ул –
Кошның ике канаты.
Кыл син дога!
Чит җирләрдә ялгыз булсаң,
Эчең пошса, күңелең тулса,
Ихластан сыенып Аллаһка,
Чын күңелдән дога укы!
Арып эштән кайтканда да,
Кич урынга ятканда да,
Күңелеңнән дога укы!
Хәрам булыр Тәмугъ уты.
Эшләрең уңышлы булсын дисәң,
Балаларың игелекле булсын дисәң,
Ихластан сыенып син Аллаһка,
Ялварыплар кыл син дога!
***
Ул-кызларым, оныкларым белән
Үз телемдә – татарча сөйләшәм!
Кем булырмын мин, әгәр дә
Оныкларым туган телне белмәсә?!.
***
Үткән гомер – үткән инде,
Үткән эшкә салават.
Алда ниләр көтә икән
Ниләр язган бер Аллаһ?
Гомер йомгагының күпме
Чорналган җебе калган?
Ничә урында нечкәреп,
Ничә урында чуалган?!.
Күзем тагын ниләр күрер,
Колагым ни ишетер?
Аяк-кулларым йөрерме,
Хәсрәт, афәтләр күрмичә
Исәнлегем булырмы?
Ниләр күрәчәкне безнең
Бер Аллаһ кына белә!
Күрәчәкләрне күрмичә
Кереп булмас шул гүргә.
Асия Метшина, Иштирәк авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев