Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш яшьләре “Башка дөнья“да “булдылар“

Шилнәбаш авылының мәдәният йортында яшьләр һәм үсмерләр өчен наркотикларга каршы чара үткәрелде. Җыелган тамашачылар өчен аларның яшьтәшләре - "Маска" театр коллективына йөрүче егет һәм кызлар "Башка дөнья" дип аталган спектакль тәкъдим итте, дип яза безгә даими хәбәрчебез, авылның мәдәният йорты директоры Гөлнар Садыйкова.

Шулай ук чарага килүчеләрнең барысына да клубта әзерләнгән махсус стендта "Наркотикларга - юк" дигән сүзләрне язып кую мөмкинлеге бирелде. Әйтергә кирәк, чара ахырына стендта буш урын калмаган иде.
"Башка дөнья" спектаклендә төрле сәбәпләр аркасында наркоманга әйләнгән сигез яшь кешенең язмышы тасвирланды. Театрның үзешчән артистлары Анастасия Волкова, Анастасия Абрамова, Ксения Гончарова, Анна Чекушкова, Александр Гончаров, Айнур Гыйльметдинов, Герман Юст һәм Рамил Абдрахманов рольләрне шулкадәр оста һәм чын итеп башкардылар, сәхнәдә барган вакыйгалар һәркемнең күңеленә үтеп керде, күзләрдән яшьләр чыгарды. Чөнки дустыңны, якыныңны, яраткан кешеңне югалту бик авыр.
Спектакль тәмамланганнан соң да әле яшьләр озак таралышмадылар, фикерләре белән уртаклаштылар, спектакль барышында яңгыраган җырны кабат куюны сорадылар. Аннары җырның һәр сүзен күңелләренә сеңдереп, бирелеп тыңладылар.
Әйе, бүген менә шушындый бер кечкенә генә чара да туганнарны, дусларны һәм, ниһаять, дөньяны кара үлем афәтеннән коткарырга ярдәм итәр. Ә тормышны кызыклы итә торган башка шөгыльләр дә бик күп бит. Бары теләк кенә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев