Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шигырьләрдә күңел җылысы

Безнең татар халкы борынгыдан ук бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр иҗат иткән. Күңелендәге шатлык-кайгыларын шигъри юлларга салып, эчен бушаткан, килер буыннарга васыятен җиткергән, телебез куәтен үстергән. Изге Коръән дә пәйгамбәребезгә шигырь булып иңгән бит. Шигырь юллары үзенең мәгънәсе, образлары , кичерешләре белән күңел кылларына үтеп керү, дулкынландыру көченә ия. Чын шигырь йөрәкне...

Безнең татар халкы борынгыдан ук бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр иҗат иткән. Күңелендәге шатлык-кайгыларын шигъри юлларга салып, эчен бушаткан, килер буыннарга васыятен җиткергән, телебез куәтен үстергән. Изге Коръән дә пәйгамбәребезгә шигырь булып иңгән бит. Шигырь юллары үзенең мәгънәсе, образлары , кичерешләре белән күңел кылларына үтеп керү, дулкынландыру көченә ия. Чын шигырь йөрәкне талый, җанны әрнетә, уйландыра. Ә шигырьдән әрнегән җан, ләйсән яңгырыннан соң яңа сулыш алган табигать дөньясы кебек, сафлана, күңел офыгы киңәеп киткәндәй була.

Безнең редакция почтасына да укучыларыбыздан шигырьләр килеп тора. Заманында район газетасында беренче шигырьләрен бастырган укучы балалар Мөдәррис Әгьләмов, Разил Вәлиев тора-бара зур әдипләр булып танылдылар, китап артыннан китап чыгарып, халкыбызга тиңе булмаган әдәби-рухи байлык бүләк иттеләр. Газетабызның тугры укучылары, шагыйрәләр (шулай әйтергә хакым бардыр, чөнки аларның әле каләм-коралларын куйганы юк, шигырьләренә көйләр язалар) Зөләйха Закирова, Рәзинә Насыйбуллина, Рафис Мәүҗиев, Рәзинә Сәетгәрәева да яскынып иҗат итәләр, китаплар чыгардылар.Иң куанычлысы, традиция дәвам итә, редакция почтасы бүген дә коргаксымый - шигырьләр килә тора. Дөрес, аларның кайберләрен шигырь дип тә әйтеп бетереп булмый, әмма анда шигырьне тотып тора торган бер сүз, бер-ике юл була. Җанны шулар сискәндерә, игътибарны җәлеп итә. Шигъри җанлы кеше күңелен нидер бимазаласа яки үз күңеленә генә сыймый торган, башкалар белән дә уртаклашасы килгән шатлыгы яисә кинәт хисләрен кузгаткан сагышы булса, кулына каләм ала, йөрәге хисләрен шигъри юлларга сала. Шулай итеп, шигырь туа.

Хөрмәтле укучыларыбыз, хыялый яшьләребез! Әгәр дә язган шигырьләрегез булса, читенсенеп тормагыз, безгә җибәрегез. Үзебезнең газета бит: әйбәт дип тапсак, укучыларыбызга да тәкъдим итәрбез, өлгереп җитмәгән шигырь булса, куймый торырбыз, үпкәләштән булмасын.

Заһидә Нәбиуллина.

Илдар Маликов,
Хуҗи авылы

ТУГАН ҖИР УЛ БИК ТӘ КАДЕРЛЕ

Чакырадыр аны туган җире -
Чыга кошкай ерак очышка.
Карлар эреп, җылы язлар җиткәч,
Челән кайта безнең инешкә.
Ераклардан кайта җанкай очып,
Ел да кайта, гел дә бер төшкә.
Канатлары белән һаваларны кочып,
Челән кайта безнең инешкә.
Сагынып-талпынып килеп төшә,
Сәлам бирә туган җиренә.
Тын да алмый, исем китеп
Карап торам, хыялыма чумып,
Таң калырлык шушы күренешкә...
Чит җирләрдә гүя мин дә яшим
Анда имеш мин бер килмешәк.
Хисләрдән арынып, сөенеп куям -
Ватаныма, шушы инешкә...
Су буйлары кинәт бушап калды.
Челәннәр дә хәзер күренми.
Соңгы кошны аучы атып алды.
Мылтык төтене һаман таралмый.
Киек-җанвар кырып тәүбә итми
Яши бирә адәм баласы,
Кеше комсыз, аңа һаман җитми
Кеше - табигатьнең палачы.

ЧИШМӘ

Истәлекле бер урын бар бездә -
Бәреп ага гейзер чишмәсе.
Бик тә килә кайчак шунда барып,
Җиргә ятып суын эчәсе.
Хәтеремдә бала чагым иде:
Алтмышынчы еллар иртәсе.
Кызу печән өсте иде
Геологлар килеп
Җир астыннан нидер эзләде.
Бәхетебезгәдер, казып калдырдылар
Авылыбызда гейзер чишмәсе.
Авыл халкы сөенә изге эшкә
Зур рәхмәтләр килә әйтәсе,
Сукмак гел өзелмәс бу урынга -
Бәреп ага гейзер чишмәсе.

ОЧРАШУЛАР КИРӘК, ДУСЛАРЫМ

Җәен авылдашлар кайта сагынып
Тартадыр күңелне болын-сулар,
Учак тирәсендә җырлашулар,
Узганнарны сагынып сөйләшүләр.
Дөрләп яна бүген учагыбыз
Шартлап оча күккә очкыннар,
Яшьнәп үтте безнең яшьлегебез
Юк шул инде кире кайтулар.
Очрашуның ахыры да җитә:
Учак сүнде, күктә ай туар.
Кайчан тагын насыйп булыр микән
Шук яшьлеккә тагын «кайтулар»?
Мин яратам сезне,сабакташлар
Сез дә ешрак искә алыгыз.
Мәңге яшь һәм һаман чибәр булып
Минем күңелемдә калдыгыз...

АВЫЛЫМ БОРЫНГЫ МИНЕМ

Күп гасырлар элек үскән монда
Колач җитмәс юан имәннәр.
Явыз Иван яуларыннан качып,
Авылдашлар монда килгәннәр.
Хуҗиәхмәт бабай агач төпләп
Казык каккан шушы урынга.
Оҗмах кебек гүзәл җирдә туктап
Нигез салган безнең авылга.
Еллар үткән, күпме сулар аккан,
Шактый каккан тормыш давылы...
Бүген исә киләчәккә карап
Гөрләп яши Хуҗи авылы.

Фирүзә Шәрәфиева,
Биклән авылы

УНАЛТЫДА ХИСНЕҢ ЯКТЫСЫ

Сабый бала кебек табигатьнең
Йөрәгемә күчте җылысы.
Уналтыда туган хисләрем бар
Өздереп лә килә җырлыйсы.
Җиргә бүләк - җырым җылысы
Уналты яшь миңа! Гөл җирендә
Бурычларым арткан - уналты!
Арып-талып үзем бәхет табыйм,
Күгем аяз, юлым туп-туры
Хокукларым арткан - уналты!

ХАТЛАР СӨЙЛӘШӘ

Син дә хәзер йокламыйсыңдыр,
Алгансыңдыр җавап хатымны.
Йомшак кына яздым, сак кына
Сүзем бары сөю хакында...
Җан очынып, тагын атына
Янар вулкан тагын атыла.
Мин кичердем моны яшьлектә-
Мин дә шашып эзләгән идем
Җөмләләрнең иң-иң кайнарын!
Ул хатымны кире кайтарды...
Бар да булды яну-көюләр!
Ике юлдан барган юлаучы күк
Очрашмады безнең сөюләр.
Хатлар...хатлар бәхетле!
(Мин аларны куйдым янәшә)
- Сөям сине!
- Сине яратам
- Мин сагындым!
- Өзелеп сагындым!..
Тын бүлмәдә хатлар сөйләшә.

Наҗия Гарбузова,
Яңа поселогы.

ӘЙ, ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ

Яшәмәсәм дә туган җиремдә,
Сөйләшәм мин туган телемдә.
Без яшибез тату гаилә булып
Күп милләтле татар илендә.
Ничә еллар иңне-иңгә куеп,
Бер-беренә кадер хөрмәттә
Ничә төрле милләт яши монда,
Дан казанып тырыш хезмәттә.
Моннан соң да дуслык какшамасын,
Суытмаек йөрәк җылысын.
Буыннардан-буынга сакланып
Милләтара дуслык ныгысын.

Зәбир Хәлимов

УКЫТУЧЫМА

Ихтирамлы сүзләр баскычында
Ана белән рәттән куелган.
Шул исемнән күпләр күңелендә
Иң-иң җылы хисләр уелган.
Укытучым! Изге эшең сөеп
Еллар буе хезмәт итәсең,
Һәрвакытта яңа өмет белән
Каршылыйсың хезмәт иртәсен.
Укытучым! Синең алда һәркем:
Зуры, кечкенәсе ия баш.
Әгәр җаны булса,
ерактан ук күреп
Исәнләшер иде кыя-таш.

ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР
Дилбәр белән Назыйр Гыймазетдиновларның мәдәни эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан.

Кем ул җырлый: тавышында
Илһам төсмерләре бар?
Бәйрәм саен ничә еллар
Тыңлыйбыз ул моңнарны.
Яңгырый «Ялгыз каен»да,
Тын гына ага «Сакмар» ...
Җырлавыңны,
Назыйр дустым,
Онытмас халык, саклар.
Ничәмә - ничә бәйрәмнәр
Уздырган - алар белә...
Көйләреңне тыңлап халык
Бер елый да, бер көлә...
Гармуның сузып җибәрсәң,
Кем җырламый түзәр соң?!
Кураеңның моңнары да
Кем күңелен өзәр соң?
Синсез үтмиләр туйлар да,
Сөеклең Дилбәр - янда.
Җанга якын сүзләр сөйли
Эзләп табып каяндыр...
30 ел хезмәт иттегез
Армый - талмый халыкка.
Мәдәният диңгезендә
Йөзеп алтын балыктай.
Тагын шул кадәр эшләгез,
Юлларыгыз уң итсен.
Бәхет - шатлыкта яшәгез
Кайгылар ерак китсен.
Җырлардан алган дәртегез
100 яшькә кадәр җитсен.

Зәйтүнә Гыйльметдинова,
Малтабар авылы

КӘБИР ЧИШМӘСЕ

Урман юлларыннан барган чакта
Чишмәләрне барлап атлыйбыз.
Иң саф сулы, челтерәп акканын
Кәбир чишмәсе дип атыйбыз.
Аның янындагы аланлыкта
Авылдашлар җиләк җыялар.
Талларына басып сандугачлар сайрый
Гүя китмәгезче дияләр.
Кәбир бабай җиребез өчен
Сугышкан бит шушы аланда,
Бер аршын җире өчен аны
Үтергәннәр шушы урында.
Күпме гомерләр үтсә дә
Аны һаман искә алалар,
Урынкае җәннәттә булсын, дип
Күпләр аңа дога кылалар.

Фото img3.goodfon.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев