Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шигырьләрдә күңел серләре

Кереш сүз Рушания Азат кызы Гыйләҗева 1956 елның 15 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында укытучылар гаиләсендә беренче бала булып туа. Туган авылында алты сыйныф тәмамлый. 1969 елда гаилә Түбән Кама шәһәренә күченә. 1978 елда Раушания Ижау шәһәренең механика институтында икътисадчы белемен ала. 1993 елдан Чаллыда яши. 2008...

Кереш сүз

Рушания Азат кызы Гыйләҗева 1956 елның 15 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында укытучылар гаиләсендә беренче бала булып туа. Туган авылында алты сыйныф тәмамлый. 1969 елда гаилә Түбән Кама шәһәренә күченә. 1978 елда Раушания Ижау шәһәренең механика институтында икътисадчы белемен ала. 1993 елдан Чаллыда яши. 2008 елда «Яшьлеккә хат», 2011 елда «Алматау кошы», 2016 елда «Чигү чигəм əле» дигән шигырь, хикәя, мәсәлләр тупланган китаплары дөнья күрә.

Аның әсәрләре «Чаян» журналы, «Якты юл», «Шәһри Чаллы», «Татарстан яшьләре», «Көмеш кыңгырау», «Безнең фикер» , «Мәдәни җомга» газета битләрендә басылып килә. Рушания Гыйләҗева - Чаллы шәһәре Язучылар берлеге каршында оешкан «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

«Чигү чигәм әле...»

Чигү чигәргә исәплим:
Кулымда ефәк җепләр,
Сөлге, яулык, күлмәкләргә
Төшсен матур бизәкләр.
Чигим әле пәрдәләргә
Нәфис чәчкә төшереп,
Мендәр тышларын бизәклим
Төсен-төскә китереп.
Тирмә-киез татар өен
Киез келәм бизәгән,
Чигелгән кирәк-яраклар
Йортка ямен өстәгән.
Чигү чигәргә исәплим:
Киләчәккә тезәм юл,
Татар чигү бизәкләре -
Күңелләргә дәва ул.
Ефәк җепләр бәйли кебек
Гасырлар әйләнешен,
Гореф-гадәтне дәвам итү
Минем иң изге эшем.
Чигү чигәргә исәплим...

Җыр кимеде, җирдә Хәйдәр киткәч...

Бала чактан Ходай тарафыннан
Бирелгән тавышка моң күчкәч...
Иртә киттең, моңга күмеп җирне,
Җыр кимеде,җирдә син киткәч.
Сихри тавыш җирне сарып алды,
Кошлар да кушылды үз иткәч.
Үзең киттең, җыр түгелде җиргә,
Җыр кимеде җирдә, син киткәч.
Кошлар кайта, синең җырың җырлап,
Җырлап китә, алтын көз җиткәч.
Кайткан кошлар синең җырны эзли...
Җыр кимеде, җирдә, син киткәч.
Киң сулыштан тибрәлгән җыр, моң
Халык күңелендә hич бетмәс.
Ятим табигать үксеп яшен түгә:
Җыр кимүдән җирдә, син киткәч.

Тукайга кайту

Кырлай якларына язлар килсә,
Күңелдә боз эреп кузгала.
Тамчылары чыңлый, тыңлыйм дисәң,
Тукай гомер иткән ызбада.
Буламы соң җиһан гүзәлләгән
Тукайлы язлардан ямьлерәк?
Моңлы тамчылары сәйлән-сәйлән
Галәмдә иң җырлы шигърият.
Күз яшьләрен түккән яз иртәсе
Ятимдәй: Тукайны юксына.
Мәңге хәтер саклаучы татарга
Тукайсыз яз һич тә юк сыман.

Яшәде шагыйрь. Яши дә…

(Бөек шәхес - язучы Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә)

Җилле давыл купкан чорда
Балкый-балкый яшьнәде.
Халкының тугры улы ул -
Милләт өчен яшәде.
Йөрәге аша сөйләде,
Йөрәк кушып язды.
Йөрәктән өзеп көйләде
Халыкка моң-авазны.
Кайнап иҗат мәйданында
Үзен hич аямады
Кыю сүзе телебезне
Чит телдән аралады.
Кулыннан каләм төшмәде.
Соңгы көнне мөнбәрдән
Тиңсез канат җилпеде күк
Биеклеккә менәргә.
Татар мөнбәре даhие
Булдыра алмый дәшми.
Татар халык мирасында
Туфан яшәде. Яши.
Әлмәндәр кебек үлемсез:
Хәтта үлемне җиңде.
Гасыр киңлеген иңләп тә,
Табалмас халык тиңне!

Кош шикелле күңел оча

Кош шикелле күңел оча үз ягыма,
Ялан тәпи баскан изге туфрагыма,
Яшел болын, сары чәчкәм, көмеш чишмәм,
Көт син мине, туган җирем, ятим итмәм.
Сөенечем, ак канатлы гүзәл җирем,
Эзләдем мин, таба алмадым сиңа тиңен.
Газиз җирем, кайтсам синең кочагыңа,
Мин бәхетле булачакмын шул чагында.

Тузганактай булыйк

Тузганак гаскәре үзәннәрдә,
(Таш чәчелгән юкса як-яктан).
Бердәм булып көрәш сафларына
Баскан мени туып ташлыктан.
Өсләренә таш атылган хәлдә
Тузганак гаскәре көрәшә.
Хәтта таш астыннан үсеп чыгып
Җиңүләр яуларга ирешә.
Язмышы шушыдыр, үссен әйдә,
Яшәү көчен тоеп көрәшсен!
Тузганактай булыйк, ләкин тузмыйк.
Бердәм булсын татар милләтем!

Кышларны эретәм...

Кыш озын... Салкыны туйдырды.
Кайда, яз, яшенле яңгырың?
Кушыйм да күңелем җылысын,
Күз кыскан кояшның сарысын,
Күк төсен - ап-ачык зәңгәрен,
Гөлләрнең күбәләк күзләрен…
Рәссамдай төшерим тәрәзгә.
Иртәләр алланып килгәндә,
Саф чыкка чыланган үләнгә
Салават күперен эләм дә!..
Хыялда кышларны эретәм
Йөрәктә яз чигү чиккәндә...
Кышларны эретәм ...

Богылга җыярга бу җәйне

Богылга җыярга бу җәйне:
Чәчәккә күмелгән үләнне,
Ал таңдай алмалар битенең
Күңелгә бөркелгән саф ямен.
Чыкларны җиһанга сибәргә,
Печәнне чабарга, өяргә.
Исеннән исереп челләдә
Толымнар үреп лә печәннән,
Күкрәккә кысканмын икән лә...
Күңелгә түшәргә бер мәлне:
Богылга җыелган бу җәйнең
Күз явын алырлык саф ямен!

Тамчылар тавышы

Тәрәздә тамчылар йөгерде,
Әй, кызык куышу уены,
Яшеннән чәчелгән яктылык
Күкләргә күтәрә уемны.
Тамчылар туктамый, куыша.
Су тулы касәләр ялтырый,
Тамчылар тавышы күкләрнең
Күкрәвен ишетеп калтырый.
Яңгырда коенып,
Йөрәгем сафлана, яшәрә,
Мин - тамчы, ташны да тишәм, дип,
Омтылам дөньяда яшәргә.

Урман кояшы

Таслый-таслый сары яфрак җыям,
Ипләп кенә салам чиләккә.
Сары көзнең затлы бүләкләре
Җан дәвасы булыр йөрәккә.
Яфрак җыям. Урман тәмам тынган.
Усакларны сарган сары моң.
Басар өчен күңел моңсулыгын
Сыйпап куям сары яфракны.
Узган гомер җимешле җәй икән…
Υзем өчен шуны аңладым:
Моңсу көзем килеп җиткән мәлдә
Яфрактан үрермен калфагым.
Назлы җырлар сирпер калфагымнан
Җәй җылысы назын тоясың.
Яфраклардан йөрәкләргә күчкән
Сары яфрак - урман кояшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев