«Шанлы еллар авазы»
Шанлы еллар кайсы чор икән? Илебез тарихында Ватан сугышының җиңүле дәвередер, билгеле. Сугышта катнашкан татарның батыр уллары-кызлары кемнәр? 200дән артык герой исемен алучы татарларга тиңнәре булмаганмы? «Шанлы еллар авазы» китабы авторы, журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының Чаллы төбәгендәге үз хәбәрчесе Рәис Зарипов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китабындагы язмаларында шул турында...
Ватан сугышы вакыйгалары, анда катнашкан татар полководецлары һәм аерым шәхесләребезнең хәрби сугышчан юллары, моңарчы сер булып сакланган кайбер генералларыбызның исемнәре ачыкланып киң даирәдә билгеле булуына шатлана автор. Хәтта герой исеменә лаек булган күренекле шәхесләрнең ачы язмышка дучар булып, Герой исеменнән мәхрүм ителүләрен һәм дистә еллардан соң югары исемен кайтара алуларын бәян итә. Тулы хакыйкатьне ачу өчен Рәис Зарипов күп төрле чыганакларга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, 1943 елның 3 октябрендә Днепрны кичкәндә батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев тыныч тормышка кайткач, Төрекмәнстан ягында склад мөдире булып эшли. Мәкерле астыртын хәйләгә эләгүе беләнме, милек урлауда гаепләнеп хөкем ителә. Алтын Йолдызын да тартып алалар. Бары тик власть алышынгач кына сугыш бүләкләре һәм Герой исеме кайтарыла. Укучы бу турыда күбрәк белергә теләсә дә, автор нигәдер аз гына мәгълүмат белән чикләнә. Союз вакытында мең катлы йозак астында булган космонавтика һәм ракеталар төзелеше өлкәсендә танылган милләттәш галимнәребез һәм хәрбиләребез булуы белән укучыда горурлык хисе уята. Автор «Онытылган алтын йолдыз ияләре» дигән язмасында тарихи дөреслекне булдыру, сугышта кылган батырлыклары белән герой исеменә лаек булырлык шәхесләребезне атый, бу өлкәдә гаделлек торгызуны сорый торган фактлар китерә. Әйтик, без моңарчы татарлардан беренче герой дип Хәсән күле янында японнарга каршы сугышта танылган Гыйльфан Батыршин икәнен генә белсәк, автор шул ук көнне 1938 елның 25 октябрендә икенче татар егете Кәрим Яһудингә дә Герой исеме бирелүен әйтә. Шуңа күрә аның исеме дә Батыршин белән бергә булырга тиешлеген искәртә.
Китапта Ватан сугышында өчәр дивизияне берләштергән корпуслар белән җитәкчелек иткән генерал-лейтенантлар Гани Сәфиуллин, Якуб Чанышев, генерал-майорлар Минзакар Әнсәләмов, Иван Алиев, Александр Кирзимов, полковник Нәҗип Хәмитовларның тәрҗемәи хәлләре белән танышасың.
Татар хәрбиләре арасында генерал-майор Маркез Бикмулла улы Салиховның гаять катлаулы, фаҗигале тормыш юлын төрле тарихи документларга таянып, Рәис Зарипов тулырак ачарга тырыша. Сугышның башлангыч чорында дивизия белән командалык иткән, ике Кызыл Байрак ордены иясе Маркез Салихов репрессия тегермәненә эләгә, әсир төшә, соңгы елларын Төркиядә үткәрүен Рәис Зарипов замандашлары истәлегеннән чыгып бәян итә. Аның язмышы да укучы өчен гаять гыйбрәтле.
Китапта дошман тылында хәрәкәт итеп, гитлерчыларның котын алган партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзинның батырлыгы, сатлык җан генерал Власовны кулга алуы турындагы язма да фактларга бай, маҗаралы хикәя сыман кызыксынып укыла.
Кыскасы, журналист, хезмәттәшебез Рәис Зариповның «Шанлы еллар авазы» китабындагы язмалары, очерклары Ватан сугышы чорына караган кайбер ак тапларны ачыклауда, сугыш батырларын барлауда һәм җәмәгатьчелеккә җиткерүдә җитди адым санала. Бу юлда эзләнәсе, халыкка җиткерәсе иҗади эшләрендә уңышлар телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев