Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәет авылыннан Габдрахмановлар, сугыш вакытында бабалары һәлак булган Псков өлкәсенә 9 май бәйрәменә барып кайтты (фото)

Сәет авылында яшәүче Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар узган ел август аенда Псков өлкәсенә барып фронтта үлеп калган бабалары Габдрахманов Махбурахман Габдрахман улының каберен табып кайткан иделәр. Быел алар Псков өлкәсеннән 9 Май бәйрәменә чакыру алды. Айсылу ханым "Якты юл" газетасы укучылары белән шул сәяхәттән алып кайткан тәэсир-кичерешләре белән уртаклаша. Ерак...

Сәет авылында яшәүче Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар узган ел август аенда Псков өлкәсенә барып фронтта үлеп калган бабалары Габдрахманов Махбурахман Габдрахман улының каберен табып кайткан иделәр. Быел алар Псков өлкәсеннән 9 Май бәйрәменә чакыру алды. Айсылу ханым "Якты юл" газетасы укучылары белән шул сәяхәттән алып кайткан тәэсир-кичерешләре белән уртаклаша.

Ерак Псков өлкәсеннән Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган авто йөрешкә чакыру алгач, тормыш иптәшем Әбүзәр белән берсүзсез юлга кузгалырга булдык. Чөнки безне анда бабабыз белән очрашу көтә иде. Ләкин безнең алда бер сорау туды - безнең белән әтиебез, Габдрахманов Таһир Мухбурахман улы, 74 ел элек Ворошилов районының Сәет авылыннан сугышка чыгып киткән әтисе янына бара алырмы икән? Чөнки юл - ерак, бер якка гына да 1800 чакрым ара үтәсе. Әтигә 82 яшь, авыр сугыш еллары, сугыштан соң булган илне торгызу һәм шуның өстенә әтисез үсү үзенекен иткән. Бик күп уйлаштык, киңәшләштек. Әниебез Сәйделҗинан юлга кузгалырга фатиха бирде, шуннан соң исән-сау әйләнеп кайтуыбызны теләп, догада булырбыз дип, безне юлга озаттылар.

Шулай итеп, 4нче май көнне итрәнге 8ләр тирәсендә юлга кузгалдык. Көн бераз моңсулынап тора. Ул да әтинең күнеле кебек, ерак 1942 нче елның октябрь аена кайтып, авылдашларын сугышка озата, диярсең. 74 ел элек булган кебек үк, әтиебезнең күзләрендә яшь тамчылары күренә, ул вакытта әтисе сугышка киткәнгә кайгы яшьләре булса, бүген алар минем уйлавымча, әтисенең кайда күмелгәнлеген белгәнлектән, шатлык яшьләредер. Ул әтисе Махбурахманның кайда күмелүен якынча гына белә иде. Чөнки моннан берничә ел элек, Магнитогорск шәһәрендә торучы Мәймүнә апасының балалары бабабызның каберен таба алмый кайтканнар иде. Сугыш чорында килгән кара кайгы хатында Габдрахманов Мухбурахман (Махмут) Г. Ленинград өлкәсенең, Плюссе районы, Александровск авылыннан көньякка табарак 50 метр читтә күмелгән, дип язылган. Бактын исә, ул авыллар инде күптән юк икән, һәм бабайның каберен 1955 нче елда , ул вакыттагы Ленинград, хәзерге Псков өлкәсенең Плюссе районы Заполье авылындагы Туганнар каберлегенә күчергәннәр икән. Барлыгы 795 кеше күмелгән, шуларның 482 се кемнәр икәнлеге билгеле һәм исемнәре ташка уеп язылган. Шулар арасында безнең бабабыз Габдрахманов Мухбурахмановның булуы да бик куандыра.

Әйтеп үткәнемчә, каберлекне башта таба алмаган идек. Ринат энебез белән Фәридәнең юллары уңмагач, яңадан интернет челтәрендә эзләнүләр башланды. Күпме йокысыз төннәр үткәнен, нинди генә оешмалар белән элемтәгә керергә туры килгәнен үзем генә беләм. Псков өлкәсенең, Пслюссе районының да военкоматларына бер генә тапкыр хат язырга туры килмәде. Хәтта Мәскәү каласына урнашкан Баш хәрби архивка да хат белән чыгарга туры килде. Хатларның барысын да "Сезгә Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы, Әфган сугышы ветераны, запастагы офицер Габрадманов Әбүзәр Тагирович яза ", дип башладым. Шулай язсам, бәлки хатларым үтемлерәк булыр, дип уйладым һәм тырышлык бушка китмәде. Көннәрдән бер көнне архивтан хат килеп төште. Анда бабабызның кабере 1955нче алны Заполье авылына күчерелүе турында язылган һәм каберлекнең фотосүрәте бар иде.

Менә шул көннән соң без бу каберлекне барып, үз күзләребез белән күрү теләге белән яна башладык. Һәм ниһаять, былтыр август аенда безгә мондый бәхет татыды. Чөнки кече улыбыз Айрат армия сафларына хезмәт итәргә китте. Без август аенда аның хәрби ант бирү тантанасына барырга әзерләнә башладык, шуның белән бергә, беркемгә дә әйтмичә, Псков якларына да барырга план корып, Аллага тапшырып, юлга кузгалдык. Баргач, улыбыз белән күрешеп бер көн үткәрдек. Башка егетләрнең әти-әниләре балаларын үзләре янына өч көнгә алды, ә без Псков якларына юл тотык. Улыбыз Айрат та безне аңлады. "Каберлекне тапкач, хәбәр итәрсез", дип калды. Ике көн дигәндә бабабызның каберен таптык. Ләкин аннан алда кечкенә генә бер күңелсезлек булып алды. Мин аны күңелсезлек тә димәс идем. Ул безнең максатыбызга ирешү юлында бер сынау иде. Басу юллары аша барганда Заполье дигән бер авылга килеп чыктык. Авыл эченә кердек. Аны аркылыга-буйга йөреп чыктык, тик каберлек юк. Шунда иптәшем Әбүзәр, без дә таба алмабызмы икән, дигән шиген белдерде. Изге юлда йөргән кешеләрнең юлына, Ходай Тәгалә дә яхшы кешеләрне чыгарып куя икән. Авылдагылар, авыл советына кереп карагыз, дип киңәш итте. Шунысы гаҗәп, безнең иске мәктәптәге кебек, түгәрәк тимер мич белән утын ягып җылыталар икән авыл советын.

Анда бик кешелекле хезмәткәрләр эшли булып чыкты. Безнең кайлардан килеп, нинди йомыш белән йөргәнне тыңлагач, авыл җирлеге башлыгы (аларда авыл җирлеге башлыгы дип түгел, авыл советы башлыгы дип сөйләшәләр) безгә интернет челтәреннән юл күрсәтте һәм бик күпләрнең адашып, шушы авылга килүләрен әйтте. Чөнки 80 чакырым радиуста 3 районның 3 Заполье авылы бар икән. Яңа өметләр белән юлга кузгалдык. Авылны эзләп таптык. Каберлек тә авыл уртасында , олы юлдан ерак түгел генә урнашкан.

Каберлекне кереп карагач, тып-тын гына кайтып китмик, бабабызның каберлеген карап, ел әйләнәсендә тәртиптә тотучы кешеләрне белешеп китик, дигән фикер белән авыл советына кердек. Анда да шундый ук тимер мичләр сәлам биреп утыра. Бу бинаның тышкы ишеген ачу белән борынга борынгылык исе килеп керде. Гомумән әйткәндә, туган җиребез - Татарстаннан чыгып киткәч, чәчләр үрә торырлык авыллар аша үтәргә туры килде. Татарстаннан ерагайган саен, газ кермәгән авыллар күбрәк очрый.. Утын ягып көн күрәләр. Йортларга су керү турында сүз дә юк. Авыл башында борылышта ун метр асфальт һәм шуның белән бетте. Авылларда эш юк, мәктәп һәм клуб дигән әйберләр юк диярлек. Җимерелеп беткән өйләр юл буена сәлам биреп кала. Әйтерсең, алар сугыш елларыннан калган. Түбәләрдә калай дигән нәрсәнең исе дә юк, алар түл белән һәм мүкләнеп беткән шифер белән ябылган. Бер йорт та койма белән әйләндереп алынмаган. Андагы хәерчелеккә исең-акылын китәрлек!

Менә шундый вакытта үзеңнең Татарстанда яшәгәнеңә горурлану, туган җирне сөю хисе уяна. Әбиләр әйтмешли, илебез башлыкларына меңнән мең рәхмәтләр укыйсы килә.Безне оҗмахта яшәткәннәре өчен.

Бабайның бераз гына тарихын язып үтим әле. Ул 1903 нче елда Ворошилов районы Сәет авылында туа. 1930нчы елларда кулаклар дип, карт бабай Габдрахманны Магнит каласына куалар. Ә бабабыз өйләнеп, начар гына бер йортка башка чыккан булган. Шунлыктан, тормыш иптәше һәм балалары белән авылда кала. Сугыш башланганда гаиләдә алты бала - ике ул һәм дүрт кыз була. Бабай үсемлекчелектә бригадир булып эшли. Ә инде 1942 нче елның октябрь аенда сугышка китә һәм шул китүдән кире кайтмый. Алты бала белән Шәмсеямал әби берүзе авылда торып кала. Авыр сугыш елларында Мөнәвир исемле бер малае агулы ипи ашап, үлә. Калган балалары исән-сау кала. Инде хәзер Магнит каласында Мәймүнә апабыз, Ирек Таң авылында Мөхәҗәдә апабыз һәм Таһир әти исән. Әти, бабай үзенең бер хатында "Миңа яңа исем куштылар, мине хәзер "Мәхмүт " дип йөртәләр" дип язуын искә ала. Ә инде соңгы хатында алда бик каты сугышлар булачак, исән калсак очрашырбыз ,дип язган була. Менә шунан, 1944нче елның 18 февраленнән соң 74 ел вакыт үткәч, әтинең хыялын тормышка ашырдык. Ул безгә гел "Мин инде картайдым, шулай да исән вакытта бабабызның каберен тапсагыз, бик шат булыр идем", дип әйтә иде.

Безне анда бик яхшы каршы алдылар. Автойөреш белән 4 авылга бардык. Ул җирләрдә йөргәндә үзеңне ничектер башка төсле итеп хис итәсең. Кеше каны, күз яше сеңгән җирдә, бәлки кеше сөяге өстеннән дә йөрисеңдер, дигән уйлар керә . Сугыш вакытында ул урында немецлар җиңелеп, артка чигенгәндә бик вәхшиләрчә кыланган. Малые Льзи дигән авылга бардык. Анда 87кешене мунчага тутырып, ут төртеп яндырганнар- күбесе хатын-кыз һәм бала-чага. Күршедәге Сеглицы авылында 25 баланы тереләй коега тутарганнар. Шундагы туганнар кәберлегенә чәчәкләр салдык.

Икенче авылда бабабыз күмелгән каберлек булды. Өченчесе -Замыше авылы, анда шул авылның 107 кешесе күмелгән, шуларның 36 хатын кыз һәм 40 балалар.

Дүртенчесе - Жестяная Горка дигән авыл. Ул авыл 1944нче елның 28 январенә кадәр немецлар кулында була. Бик каты бәрелешләрдән соң, совет гаскәрләре 28 гыйнварда авылны азат итә. Сугыш вакытында ике авыл юкка чыга. Берсе Жестяная Горка, икенчесе Черное дигән авыл. Менә шул авыллар арасындагы чокырлардан, бик зур гына колхоз амбары булган җирләрдән яндырылган 3700 кеше калдыгы табыла. Шулар хөрмәтенә аерым һәм билгеле булган 787 совет солдаты хөрмәтенә ике туганнар каберлеге бар, шунда бардык. Авыл урыннарында үләннән башка барни дә үсмәгән. Менә шуный җирләрдә йөргәндә бөтен тәннәр чемердәп китә.

Андагы халыкның сугышка, Җиңү көненә карашы , гомумән, башка. Без Яңа елны 25 декабрьдә үткәрмәгән кебек, аларда 9 май бәйрәме - бер көнгә, бер сәгаткә дә күчерелми торган көн. Чын мәгнәсендә ул- олы, шатлыклы бәйрәм. Чөнки ул - күпме кайгы-хәсрәт туктатылып, тыныч тормыш килгән көн. Без Татарстанда оҗмахта яшибез. Һәм шул оҗмах мәңгелек булсын иде. Торган җиреңнең нинди икәнен белер өчен читкә чыгып кара икән.

Тагын бер сүз генә әйтәсем килә. Сугышта хәбәрсез югалган бабаларын эзләүчеләр өметләрен өзмәсеннәр иде. Бик күп тырышлыклар куйган вакытта нинди дә булса мәгълүмәт табарга була. Иң мөһиме - төшкенлеккә бирелмәскә һәм кул сылтамаска кирәк.

Минем алда тагын бар максат бар. Бабабыз хатында "мине медаль белән бүләклибез дип әйттеләр" дип язган булган. Менә хәзер бүләкләү кәгазен (наградной лист) дә таба алсак, яхшы булыр иде, дип яза Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова.

Тагын да күбрәк фотоларны биредә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев