Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәет авылы халкы чаңгы ярышында гаиләләре белән катнаша (фото)

Без дә Сәет авылында "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үткәрдек. Авылыбез кечкенә генә булса да, төш кенә. Безнең авыл урамнарында бервакытта да эчеп- исереп, эшсез тилмереп йөрүчене күрмәссең. Авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм гадел хезмәт белән көн күрә. Гомүмән, авылда эш сөюүче халык яши, шул ук...

Без дә Сәет авылында "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үткәрдек. Авылыбез кечкенә генә булса да, төш кенә. Безнең авыл урамнарында бервакытта да эчеп- исереп, эшсез тилмереп йөрүчене күрмәссең. Авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм гадел хезмәт белән көн күрә. Гомүмән, авылда эш сөюүче халык яши, шул ук вакытта авылым халкы эштән соң ял итә дә белә.

Ә ярышларны без бөек шагыйрь Муса Җәлилгә 110 ел тулуга багышлап үткәрдек, ә Гашыйклар көненә килгәндә, ярату һәм мәхәббәт ул безнең белән гомер буе бара. Кемнедер яратыр һәм яратылып яшәр өчен, минем уйлавымча, ниндидер махсус көн кирәкми.

Спорт бәйрәменә төрле буын кешеләре һәм гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Чаңгы юлына баскан иң өлкән кешебез Зәки абыйБадыковка 75 яшь. Шулай да, ул яшләрдән бер дә калышмады. Зәки абый бирегә авылда яшәп, "Ирек" күмәк хуҗалыгында хисапчы булып эшли торган кызы Алия белән килгән иде. Ә менә Абзалутдиновлар гаиләсе барысы да килгән. Әниле-кызлы Флюрә белән Гүзәл әйләнеп килгәнче, әтиләре Марсил алар өчен җанатар булып торды. Шулай ук Вафир Сахабиев белән Алсу Саләхетдинова да үзләренең җанатарлары белән килгәннәр, дип хәбәр итә Сәет авылы клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев