Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сандугачлар ояда, оялары кура җиләгендә

Олы Шилнә авылыннан газета укучыбыз кура җиләге куаклары арасында менә шушындый ояга тап булган. Пөхтәлек белән генә, төбен мүк белән йомшак итеп түшәп ясалган ояда бәләкәй генә биш йомырка. Зурлыгы белән нәкъ шул кура җиләге кебек кенә үзләре.

– Кура җиләгенең нәкъ өлгергән чагы бит, җиләк җыйганда куаклыкның бер урыны ботаклар белән ябылып беткәнен күрдем. Үрмәкүч пәрәвезләре белән чорналган иде үзе. Ачып карасам, анда оя икән! – ди Люция Солтанова.
Шулай итеп алар әлеге ояның хуҗасы кем булуын ачыклый башлыйлар. Әүвәл кычыткан чыпчыгы дип фаразлыйлар. Йортта һәрвакыт яшәмәгәнгә, бирегә нинди кошлар килгәнлеген абайлап бетереп тә булмый. Тик шушы тирәдә сандугачның чут-чут сайравын ишетеп, сандугач оясы дигән фикергә киләләр. Хәзер исә йорт хуҗалары әлеге ояның, аның эчендәге кечкенә йомыркаларның иминлеге өчен кайгыра.
– Бер песи ияләште бакчабызга, гел кереп-чыгып йөри. Нәни кошчыкларны шул гына харап итмәсә ярый инде, – ди алар.
Ә сезнең бакчада нинди могҗизалар бар? Газета редакциясенә язып җибәрегез.

Люция Солтанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев