Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самара татарлары “Карга боткасы” бәйрәме уздырды

Казаннарда дүрт төрле ботка пешергәннәр, зур самоварларда чәй кайнатканнар, социаль хезмәткәрләр коймак, җиләк бәлешләре әзерләгән. Похвистнево районының Яңа Мансур авылы халкы март башында "Карга боткасы" бәйрәме уздырган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте. Авыл уртасында Мәдәният йорты янында узган бәйрәмдә халыкны җирлек башлыгы Ирек Газиев сәламләгән. Бу чараны уздыру...

Казаннарда дүрт төрле ботка пешергәннәр, зур самоварларда чәй кайнатканнар, социаль хезмәткәрләр коймак, җиләк бәлешләре әзерләгән.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылы халкы март башында "Карга боткасы" бәйрәме уздырган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Авыл уртасында Мәдәният йорты янында узган бәйрәмдә халыкны җирлек башлыгы Ирек Газиев сәламләгән. Бу чараны уздыру берничә ел элек аның инициативасы белән башланган булган.

Авыл үзешчәннәре "Чәчәк ат син, туган авылым!" дип аталган концерт программасы әзерләгән. Концертка кадәр, клуб янында казаннарда дүрт төрле ботка пешергәннәр, зур самоварларда чәй кайнатканнар, социаль хезмәткәрләр коймак, җиләк бәлешләре әзерләгән.

Халык бу бәйрәмне оештырган Ирек Газиевка, аның урынбасары Илмир Гыйззәтуллинга, спорт оешмасы җитәкчесе Раил Фәткуллинга, социаль яр­­дәм күрсәтү бүлеге хез­мәт­кәрләренә, авыл активына рәхмәтләрен белдергән.

"Бәйрәм спорт уеннары белән кичкә кадәр дәвам итте. Һәр катнашучы бүләк алды. Әби-бабайлар да, урта яшь­тәгеләр дә, бигрәк тә бала-чага бик канәгать булып таралыштылар. Болай булгач, Яңа Мансур авылына яз, һичшиксез, киләчәк", дип яза Похвистнево районы Яңа Мансур авылы ветераннар советы рәисе Әкълимә Субеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев