Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саклану зыян итмәс

Үзегезнең һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен нинди төп кагыйдәләрне белергә кирәк? Аларны үтәү беркемгә дә зыян итмәс. 

Милек һәм торак иминлеге
Йортыгызны озак вакытка калдырып китәргә туры килсә, кыенсынып тормыйча гына күршеләрегезгә эндәшегез һәм үзегез югында өегезгә күз-колак булып торуларын үтенегез. Ишегегезгә әйбәт йозак кую турында да алдан ук кайгыртып куярга онытмагыз. 
Мал-мөлкәтегезне караклар урлап чыкмасын өчен, полициянең участок вәкаләтлесенә мөрәҗәгать итеп, фатирыгызны яки йортыгызны үзәкләштерелгән сак пультына тоташтыру хәерле булачак. 

Сәламәтлекне саклау
Кеше аз йөри торган урыннарга ялгыз чыкмагыз. Юлны кыскартам дип парклар, куе агачлыклар, буш автостоянкалар аша йөрергә кирәкми. Кичләрен якты урамнарда, кеше күп булган урыннарда гына булырга тырышыгыз. 
Сезне чыгырдан чыгарырга тырышучы кешеләрдән ераграк торыгыз. Андыйларга тап булганда үзегезне кулда тотыгыз. 
Әйберегезне талап алырга, үзегезне көчләп алып китәргә маташучыга бирешмәс өчен каты итеп кычкырырга, тавыш чыгарырга тырышыгыз. 

Балалар иминлеге
Балаларга да куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Чит кешегә өйдәге әйберләрне бирергә һәм ят кешеләрне өйгә кертергә ярамаганлыгын алар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Почтальон, табиб, сантехник, электрик, әтисенең яки әнисенең танышы дип ишек ачтырырга үгетләүчеләр булырга мөмкин, андый очраклар турында балаларга аңлатып торырга кирәк. 
Балаларга биш төрле «ярамый»ны төшендерегез:
– таныш түгел кешегә ишек ачарга ярамый; 
– нәрсә генә вәгъдә итсә дә, таныш булмаган кешегә иярергә ярамый;
– таныш түгел кеше машинасына утырырга ярамый; 
– караңгы төшкәч урамда уйнарга ярамый; 
– таныш булмаган кеше белән лифтка керергә ярамый. 
«Таныш түгел кеше»нең кем икәнлеген дә аңлатыгыз: балагыз белмәгән кешеләр барысы да аның өчен таныш булмаган саналырга тиеш. Таныш булмаган кеше балага исеме белән дәшәргә, әнисенең үтенече белән килгән булып сөйләшергә, мультфильм күрсәтәм, конфет бирәм дип кызыктырырыга мөмкин. Ләкин балагыз чит кешегә җавап бирмәсен. Курка калган очракта «Мин аны белмим!» – дип кычкырсын.    
Аны алырга дип мәктәпкә, өегезгә яки ишек алдына беркайчан да чит кешене җибәрмәячәгегезне балагыз беркайчан да исеннән чыгармаслык булсын. Шундый кеше килеп эндәшә икән, аңа әти-әнисенә шалтыратырга яки полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз. 
Үсмерләргә дә кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– өйдән чыгып киткәндә кая баруларын, сезнең белән элемтәдә торачакларын белдерсеннәр;
– очраклы кешеләргә һәм очраклы компанияләргә иярмәсеннәр;
– кайчан кайтачакларын әти-әниләренә алдан хәбәр итсеннәр. 
Балагыз шикле видеопродукциядән, китаплардан файдаланмыймы? Аның интернетта утыруын күзәтү астына алыгыз һәм чикләгез. 
Балагызның кемнәр белән аралашуы, кайларда булуы хакында белеп торыгыз. Кич һәм төнлә урамда ялгыз йөрүенә юл куймагыз. 
Урамга чыгар алдыннан балага иң гади кагыйдәләрне кабат искәртегез:
– машина юлын светофорның яшел утына гына үтәргә; 
– светофор булмаган урам чатларын як-якка карап, машинага тапталу куркынычы булмаганда гына кичәргә;
– автомобиль юллары тирәсендә уйнамаска, кышын чана шумаска; 
– транспортка тагылып чана шумаска;
– ут төшкәч яктыра торган элементлы кием кияргә. 

Юл иминлеге
Машина йөртүчеләр, автомобиль белән идарә итү мөмкинлекләрегезне дөрес чамалагыз, бигрәк тә һава торышы үзгәреп торган вакытларда. Җәяүле кичүләре, тукталышлар, сәүдә-күңел ачу комплекслары тирәсеннән узганда аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз. Онытмагыз: балаларны махсус саклану чаралары кулланып кына йөртергә ярый.
Беркайчан да, бик аз гына вакытка да балагызның берүзен генә машинада калдырмагыз. 
Машинагыздан чыкканда начар ниятле кешеләрнең күзе төшәрдәй әйберләрегезне салонда калдырмагыз. 
Җәяүлеләр, светофорның яшел утына юлны кичкәндә дә машиналарның туктаганын көтегез. Светофорсыз юл кичүләрен үткәндә капюшоныгызны, колакчыннарыгызны салыгыз. Караңгыда яктылык кайтара торган элементлы киемнән йөрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев