Сак булыгыз еланнар!
Татарстанда еланнар активлашкан. Моңа эссе көннәр сәбәпче диләр белгечләр. Ел башыннан җиде кешене елан чаккан, шуларның икесе соңгы ике атнада.
Күңелсез очрак Тукай районының Яңа Мусабай авылында да теркәлде. 65 яшьлек хатын-кызның аягын елан тешләгән. Хастаханәгә аны көчле аллергия һәм авырту белән алып килгәннәр. Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып кала алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев