Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәяси репрессия корбаннары

Колхозлашу елларында ил буенча бик күп каршылыклар туа.

Иркен тормышлы кешеләрнең мал-мөлкәтен тартып алалар. Сарай-амбарларын сүтеп алып, фәкыйрьләргә тараталар яки колхозныкы итеп көйлиләр. Шул еллардагы ачы гаделсезлеккә риза булмыйча, авылдан күп кенә кешеләр Чаллыга, Кызыл Тауга, Белоуска китә, хәтта кабат кайтмаска дип Татарстаннан чыгып китүчеләр дә очрый. 


Хуҗалыкларында бернинди хезмәтчеләр тотмаган, ләкин тормышлары иркен кешеләргә «кулак» дигән исем тагыла. Андыйларны «өчлек» комиссиясе (тройка) килеп, алып китә торган була. Алдынгы фикерле муллаларны да авылдан куалар. Авылдашларыннан күреп, бик күп яшьләр дә Әҗмәкәйләрен ташлап, чыгып китәләр (М.Муллахметов язм-нан).
Сәяси репрессия корбаннары «Хәтер китапларына» кертелгән. Ул китапларда авыл хезмәтчәннәре кичергән олы фаҗига - изелгән язмышлар ачысы чагылыш тапкан. Әлеге китапларда административ тәртиптә репрессиягә дучар ителгән, ягъни нахакка йорт-җирләреннән, җитештерү коралларыннан, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителгән, бөтен гаиләсе белән илнең яшәү өчен шартлары булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш районнарына сөрелгәннәрнең исемнәре бирелгән. 
Әҗмәкәй авылыннан алып чыгып кителгән һәм «өчлек» белән хөкем ителгән кешеләрнең исемлеген, шушы авылда туып үскән М.Муллахмәтов үзеннән өлкән кешеләрдән сорашып төзегән, җыйган. Бу исемлек «Хәтер китаплары»ндагылар белән тәңгел килә. 
Сөйләүләргә караганда, кечкенә бер авыл -  Әҗмәкәйдән 25 тән артык кешене алып чыгып китәләр. Без күпләренең язмышлары ачыклый алмадык. 
Мөхәмәтша белән Фәтиханың өлкән уллары Дәүләтша Хоббенисага (1889) өйләнә. Дәүләтша (1889-1938) (ул минем Муллахмәт бабамның бертуган абыйсы) әти-әнисе белән бергә төп йортта яши.
Илебездә 1931-1942 елларда урта кул крестьяннарны эзәрлекләүләр дәвам итә. Мөхаматша улы Дәүләтшаның, инде колхозга кергән булуына карамастан, ихатасын, мал-мөлкәтен тартып алып, үзен авылдан билгесез рәвештә алып чыгып китәләр. 1931 елның 23 августында Чаллы райкомыннан килгән «өчлек»  комиссиясе белән Дәүләтшаны Алабуга чиркәвенә алып китеп ябалар һәм Пермь өлкәсенә озаталар. Соңыннан хатынын, балаларын ат-арбасына төяп алып киткәннәрен, авыл халкы аларны елап озата калганнарын 6 яшьлек Миннәхмәт (минем әткәй), онытмыйча, хәтерендә саклаган. Бабабыз Мулләхмәт карт та оныкларына - безгә шул турыда сөйли торган иде. (М.Муллахмәтов аудио язма-н.)
Дәүлатша шул вакыттагы законнар белән хөкем ителеп, Ижау шәһәреннән ары китмәскә тиешле була. Аны Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәренә озаталар. Ул целлюлоза-кәгазь комбинатында балта остасы булып эшли.
1937 елда Дәүлатшаны баш күтәрүчеләр оешмасы (участник повстанческой организации) эшендә катнашуда гаепләп, кабат кулга алалар. Аңа иң югары хөкем карары чыгарыла. 1938 елның 22 августында хөкем тормышка ашырыла.
Чыгышы белән Әҗмәкәйдән булган Мөхәмәтша улы Дәүләтшаны аталар. (Архивное дело: ИЦ УВД Пермской обл., ИЦ МВД РТ).
Дәүләтша белән Хоббенисаның балалары: Гарифҗан (?), Шәмсия (1925), Мөнҗия (1929). Әтиләрен хөкем иткәннән соң, балалары Ижау шәһәренә кайтып урнашалар. Ул елларда аларга туган якларына кайтырга рөхсәт ителми.
Дәүләтшаны гаиләсе белән авылдан алып китеп, йорт-җирләрен туздырганнан соң, әниләре Фәтихә ялгызы урамда кала. 
«Мин, Фәтихә әбиемә ияреп, Дәүләтша абыйларымның каралтыларында калган тавыкларның йомыркаларын җыярга йөри идем»,- дип сөйли М. Миннәхмәт (М.Муллахмәтовның аудио язма-н).
Еллар узган саен Дәүләтшаның караучысыз калган йорт-җире ташландыкка әйләнә. Абыйлары иң югары җәзага хөкем ителгәннән соң, туган-тумачалары әлеге урынга якын килергә батырчылык итмиләр.
1960 елларда Мөхәмәтшин Муллахмәт, төп нигезләренә күчәргә теләп, яңа йорт өчен бура бурый. Төрле сәбәпләр аркасында аның теләге тормышка ашырылмый кала.
Мөхәмәтша улы Дәүләтшаның кызы Шәмсия 1994-1995 елларда Әҗмәкәй авылына кайта. Ул әтисенең гаепсезлеген аклаган документ белән шул еллар өчен 5 мең сум күләмендә компенсация ала. Документларны әзерләргә аның туганнан туган энесе Миннәхмәт Мулләхмәт улы, Миннәхмәт улы Хатип, кызы Зәнфирә ярдәм итәләр.
«Мин – Әнисә Миннәхмәт кызы, әле башлангыч сыйныфларда гына укый идем. Сеңлем Зәнфирә белән, кечкенә энебез Тәлгатьне фанерадан ясалган арбага утыртып, урам буйлап әбиләргә барганда, хәзерге яңа магазин артындагы таш амбар хәрәбәләренә һәрвакыт карап китә идем. Бераз үскәч, әткәйләрнең сөйләшкәннәре колагыма керә башлагач, үзем генә шул таш амбар хәрәбәләренә барып басып торганым, курка-курка гына эченә кереп чыкканым хәтеремдә. Мин аннан ни эзләгәнемне белмим. Ләкин анда минем кемнәремдер яшәгәнен, кечкенә бала йөрәге белән сизенгәнмен күрәсең.
Бүген сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Кулымда 4 архив эше. ИЦ УВД Пермской обл., ИЦ МВД РТ. Барысы да Мөхәммәтшиннар. Өстәл өстемдә 20 архив эше. Шуларның унысы - Файрушиннар» (30.10. 2020. Әнисә ист-нән).
Дәүләтша абзыйлар куылгач, аларның амбарында колхоз атларын тоталар.
Йортының бер өлешен идарә итеп көйлиләр, икенче өлешендә медпункт урнаша. (Хәтеребездә булса, без - Әҗмәкәй авылы халкы, барыбыз да 1980 елларга кадәр (якынча) шул медпунктка йөрдек). «Әҗмәкәй – туган авылым» китабыннан өзек. 
Әнисә Әшрәпова,
Әҗмәкәй авылы

 
/Фото гаилә архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев