Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Руль артында йоклап киткән

7 сентябрьдә Яр Чаллы – Сарман трассасының 2нче километрында «Гранта» машинасы «КАМАЗ» йөк машинасына бәрелә.

Руль артында утырган 46 яшьлек хатын-кыз, үзенең әйтүенчә, йоклап киткән һәм каршы юнәлештәге полосага чыккан. Чаллыдан Сарманга таба хәрәкәт итүче «КАМАЗ» йөртүчесе юл кырыена чыгып калырга тырышса да бәрелүдән сакланып кала алмаган. Нәтиҗәдә җиңел машинаның йөртүчесе күпләгән имгәнүләр алган.
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев