Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов сайлауда актив катнашкан татарстанлыларга рәхмәт әйтте

"Актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим", - диде Татарстан Президенты. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итеп, Россия Президентын сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәтен белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Без кичә илебездәге иң мөһим сайлауларны -...

"Актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим", - диде Татарстан Президенты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итеп, Россия Президентын сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәтен белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Без кичә илебездәге иң мөһим сайлауларны - Россия Федерациясе Президенты сайлауларын уздырдык. Мин сезнең һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм үткәрүне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Без көчле Россия, көчле Татарстан өчен. Сезнең сайлау бик мөһим иде. Илебез лидерына ярдәм итү, безгә Владимир Владимирович Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган яңа бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирәчәк", - диде Татарстан Президенты.

"Мин актив катнашуыгыз өчен, ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев