Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби принцына ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләде

Татарстан Президенты шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайянны Татарстанга чакырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу-Даби әмирлегенең тәхеткә утырырга тиешле принцы Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайян белән очрашуда ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Берләшкән Гарәп Әмирлекләре...

Татарстан Президенты шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайянны Татарстанга чакырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу-Даби әмирлегенең тәхеткә утырырга тиешле принцы Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайян белән очрашуда ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - төбәктә безнең әйдәп баручы партнерыбыз», - диде Татарстан Президенты һәм республиканың Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда һәм АЙДЭКС күргәзмәсендә катнашуын искәртте. Үз чиратында, Гарәп Әмирлекләре «Казансаммит»та даими рәвештә катнашып килә.

«Быелның 10-12 май көннәрендә 10нчы форум узачак, без анда Берәшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан бән Сәед Әл Мансури җитәкчелегендәге бизнес-миссия һәм әмирлек делегациясенең катнашуын көтәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм принцны Татарстанга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев