Россиялеләр бакча кишәрлекләрендә тавыклар һәм куяннар үрчетә алачак
Россиядә яшәүчеләр бакча һәм яшелчә бакчасы кишәрлекләрендә тавыклар һәм куяннар асрый алачак. Бу канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Закон авыл хуҗалыгы кош-кортын һәм йорт куяннарын үрчетү өчен бакча һәм яшелчә бакчасы участокларын кулланырга рөхсәт итә. Шул ук вакытта җир белән бәйле кануннар, ветеринария нормаларын һәм санитария кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев