Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия сәүдә үзәкләрендә кинотеатр һәм балалар комплексларын беренче катка күчерәчәкләр

Дәүләт Думасында сәүдә үзәге хуҗалары быел ук үзгәртеп кору эшенә керешәчәк дип ышанлар. Россия Дәүләт Думасы сәүдә үзәге хуҗаларына кинотеатр һәм балалар комплексларын аскы катларга күчерергә кушачак Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный инануынча, инде быел ук сәүдә үзәге хуҗалары үзгәртеп кору эшенә керешәчәк. Ул шулай ук Дәүләт Думасының...

Дәүләт Думасында сәүдә үзәге хуҗалары быел ук үзгәртеп кору эшенә керешәчәк дип ышанлар.

Россия Дәүләт Думасы сәүдә үзәге хуҗаларына кинотеатр һәм балалар комплексларын аскы катларга күчерергә кушачак

Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный инануынча, инде быел ук сәүдә үзәге хуҗалары үзгәртеп кору эшенә керешәчәк.

Ул шулай ук Дәүләт Думасының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җаваплылыкны көчәйтергә ниятләвен искәртте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 25 мартта Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында 64 кешенең (шуларның 41е - балалар) һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге факт нигезендә берничә маддә буенча җинаять эшләре кузгатылган. Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» партиясе депутатлары РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына кинотеатр һәм балалар комплексларын сәүдә үзәгенең икенче катыннан да өстәрәк урнаштыруны тыю үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев