Һәркемгә ишеге ачык иде
Күп еллар үтсә дә, Тукай районының беренче җитәкчесе Йолдыз Вәгыйз улы Кормашевны күреп белгән, янәшәсендә эшләгән хезмәттәшләре, хуҗалык җитәкчеләре аны җылы хисләр белән искә алалар.
Ул ничәмә еллар дәрәҗәле урыннарны биләсә дә, эреләнү, тәкәбберлек кебек сыйфатларны белмәде. Һәркемгә ишеге ачык иде, гозере яки шикаять белән килүчеләрне тыңлап, мәсьәләнең төбенә төшенеп, үзенең акыллы киңәшен бирер иде. Сөмсере коелып кергән кеше дә бүлмәсеннән яктырып, күңеле булып балкып чыгар иде. Кешенең халәтенә карап, мәзәк хәлләрне искә ала-ала сөйләшкәч, беренче секретарьның киң карашлы, төрле мәсьәләне уйлап хәл итүче фикер иясе булына шакката идең. Олы тормыш һәм хезмәт юлы үткән Йолдыз Кормашев турында республикабыз җитәкчеләренең фикере зурдан булды. 2008 елда респбликабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Й. Кормашев турында болай дип искә ала: «Йолдыз Вәгыйз улы Кормашев ярты гасырдан артык республикабыз хакына намус белән эшләде. Татарстанлылар арасында кешеләргә гаять игътибарлы, тәҗрибәле һәм югары профессиональ житәкче буларак зур абруй казанды. Мин Йолдыз Вәгыйз улын гаять хөрмәт иттем. Эшчәнлеген югары бәяли идем. Аның турында күңелемдә якты истәлекләр саклана»...
Белеме белән ул - филолог. Алабуга китапханә техникумын, педагогия институтын тәмамлаган. Әдәбиятны су кебек эчә. Өендә бай китапханәсе бар. Хәтта Ломоносов исән чагында чыккан нөсхәләрен кадерләп саклый иде. Ничек соң әле ул аграрник булып киткән? Бу сорауга мин җирне, авылны, аның хезмәтчел кешеләрен яратканга, дияр идем. Йолдыз Кормашев 30 яшеннән «Якты Йолдыз» күмәк хуҗалыгына ун елдан артык җитәкчелек итте. Агротехника, зоотехния таләпләрен практик эштә - кырда, фермада - тормыштан өйрәнде. Бу тармакларны югары белемле кадрлар белән ныгытты, аларга тулы мөмкинлекләр тудырды. Шул сәбәпле хуҗалык елдан-ел югары уңышларга ирешеп, республикада алдынгылар сафында булды. Колхоз рәисе, белгечләр, авыл эшчәннәре югары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Кормашевның күкрәген Ленин ордены һәм өч Хезмәт Кызыл Байрак ордены бизәде. Чагыштырмача яшь җитәкченең оештыру осталыгын Чаллы шәһәре комитеты беренче секретаре Р. К. Беляев күреп, Чаллы авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләүне тәкъдим итте. Бу чорда КамАЗ төзелеше киң җәелә, шәһәр ай үсәсен көн үсә. Аны азык-төлек, терлекчелек ризыклары белән тәэмин итүне, җитештерүне ике ел эчендә кеше ышанмаслык хәл, ун-унике тапкырга арттыру бурычы куела. Тиз арада Балтыйк буе республикаларыннан мул сөт бирә торган нәселле, кара-чуар токымлы таналар кайтартыла. Яхшы абзарлар төзелә. Терлек азыгы булдыру өчен ясалма көтүлекләр һәм сугару системалары корыла. Болар барысы да шәһәр һәм район партия комитетлары өстенә төшә. Шушы уңайдан Чаллы шәһәре Советы башкарма комитеты рәисе Ринат Гыйләҗев «Челнинская новь» дигән китабында (1981, Казан) шактый кызыклы мәгълүмат китерә. 1971 елда 100 гектар көтүлек җиренә 6 сыер туры килсә, 1979 елда инде бу сан 16 башка җитә. Шушы вакытта сөт җитештерү бер гектар көтүлек җиренә 138 центнердан 381 центнерга арта.
Монда дуңгызчылык комплексының һәм кошчылык фабрикаларының беренче чиратлары сафка бирелүен дә әйтергә кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, аннары Чаллы район Советы башкарма комитеты рәисе һәм Тукай районы беренче секретаре Йолдыз Кормашевка әлеге җаваплы эшләрне оештыру һәм контрольдә тоту йөкләнде. Маллар саны арткач, азык базасын ныгыту көн тәртибенә басты. Сугарулы мәйданнар күләме артты, 10 мең гектарга җитте. Һәр хуҗалыкка шәһәр предприятиеләреннән шефлар беркетелеп, авыл хуҗалыгына ярдәм көчәйде.
Терлек азыгы культуралары мәйданын арттырып, уңышын күтәрү өчен күп төрле чаралар кулланылды. Йолдыз Вәгыйз улы берәр семинарда басудан тамыры белән йолкып алып кайткан кукурузны, азык чөгендерен чагыштыра-чагыштыра күрсәтеп, кемнең ничек эшләвен, әдәби образларны искә алып, җанлы итеп аңлатып бирә иде. Хәер, Йолдыз Кормашев, нинди генә җыелыш үткәрмәсен, кемнең нинди җитешсезлеге булмасын, аны йөртеп күрсәтеп җитәкчене кимсетмәде, аягүрә торгызып сүкмәде. Читләтеп, күңеленә сеңдерерлек итеп әйтә белде. Кайчагында хуҗалыктагы кимчелекне үз өстенә алып, нишләп әле, егетләр, сез миңа өстән авыр сүз ишеттерәсез, үти алмаслыкмыни без ул бурычны? - дип дусларча әйтүгә икенче көнне үк уңай якка үзгәреш сизелә иде.
Йолдыз Вәгыйз улы кешенең нечкә кылларына үтә сизгер, аны уңай якка чиртә белә, кешене алга омтылдыру, максатка ирештерү сәләтенә ия иде. Ул киңкырлы шәхес, өстән кушканны гына үтәүче, боерыклар биреп утыручы һәм тикшерүче генә түгел, бәлки иҗади эшләүче, һәр вакыйгага тирәнтен карап эш итүче олы шәхес иде. Ул татар халык җырларын яратты, кайчагында гармунын тартып, җырлап та җибәрә иде. Машинкасы артына утырып истәлекләр язды. Укучыларыбыз аның «Ялгышыңмы, язмышыңмы, татарым» дигән бәянын, «Егетләр булып калдык» дигән истәлекләрен җылы кабул иттеләр. Ул үз чоры, илдәге үзгәрешләр турында тирәнтен уйлана, укучылар белән фикерләшә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев