Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Римма Ратникова: «“Якты юл”ның юлы якты булсын!»

Газета чыгару бер көндә тарих язу ул. «Якты юл» газетасының 40 еллыгына багышланган тантанада булып, анда катнашкан, чыгыш ясаган кешеләрне тыңлаганнан соң бөек галимнең бу сүзләренең хаклыгына тагын бер тапкыр ышанасың. Газета чыга башлаган көннән бирле анда эшләүче, шулай ук анда тәҗрибә туплап, яңадан төрле милли басмаларда, башка төрле тармакларда...

Тантананың шәһәр халкы яратып йөри торган «Энергетик» мәдәният сараенда булуы, анда мәртәбәле кунаклар: Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, «ТАТМЕДИА» массакүләм-мәгълүмат чаралары агентлыгыннан Эльвира Исмәгыйлева, район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, республика район газеталары редакторларының килүе дә юбилей кичәсенә илһамлы тантана гына түгел, җитдилек тә өстәде. Бу очрашуны шәһәрдә генә түгел, республикада танылган сүз остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып баруы да нур өстенә нур булды.

Римма Атласовнаның чыгышы, тармакны төптән-тирәннән белүе, бәйрәм дип, кыенлыкларны әйләнеп үтмәве, район газеталары алдында торган бурычларны җентекләп бәян итүе, аралаша белү осталыгы сокландырды.

- Журналист һөнәрен сайлаганда ук аның никадәр җитди, төнге йокыларны качыра торган тынгысыз хезмәт булуын белгәнсездер, әлбәттә. Фикерләү, анализ ясау осталыгы, тел байлыгы, кайчакларда җитди карарлар кабул итүне сорый торган авыр хезмәт ул. «Якты юл» газетасы үзенең иҗади эшчәнлеге, чорыбызда барган үзгәрешләрне сизгер тоемлавы белән район газеталары арасында аерылып тора. Киләчәктә дә иҗат уңышлары, якты юл, укучыларыгыз, хәбәрчеләрегезнең күп булуын телим, - диде ул. Һәм күп еллык намуслы хезмәтләре өчен Хәмит Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты һәм медаль, Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Әлфия Сөнгатуллиналарга Журналистлар берлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Бүген район хакимияте башлыгы исеменә, бәйрәмебез уңаеннан, рәхмәт сүзләребезне җиткерү халидер. Васил Гариф улы - чын мәгънәдә, заман кешесе, сүз куәтен, мәгълүмат бәясен, аның кеше күңеленә тәэсир итү көчен яхшы аңлый. Шуңа күрә газета белән тыгыз элемтәдә эшли, кирәк чагында ярдәменнән ташламый, бик оста гына таләбен дә куя белә.

- Мин үзебезнең газета журналистларына, аның хәбәрчеләренә бик рәхмәтле. Игенчеләр белән бергә алар ашлык чәчәләр, урып-җыялар, терлекчелек тармагында да кайныйлар, мәдәният, мәгариф, спорт темасы да һәрдаим яктыртыла. Кыскасы, «Якты юл» район тормышы белән бер сулышта яши, - диде ул редакция колективын юбилее белән котлап. Тирән рәхмәтен белдереп Әлфия Сөнгатуллина, Федора Фәтхуллина, Сәрия Гарипова һәм Гөлия Ибатуллиналарга Тукай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Резидә Мәүҗитова һәм Рәзинә Сәетгәрәеваларга Рәхмәт хатлары, Динара Шакирҗанова, Лариса Васильева, Гүзәл Мәрдәноваларга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамоталары, Тамара Тузеева, Мәүлетҗан Хисамиев, Заһидә Нәбиуллина һәм Василий Корниловларга «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәеваның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Газетаның беренче санын чыгаручылар

Яшьлекләре таңында университет тәмамлап, «Якты юл»га кайтып эшкә керешкән елларын сагынып искә алулары күзгә яшь китерде. Мин бит аларның каләм чарлый башлаган вакытларын, яшьлеккә хас дәрт белән һөнәри биеклеккә омтылган чакларын беләм. Бер-беребезне мактап утырмый идек - иҗади эзләнүләр юлында каршылыклар да булмады түгел, булды. Аның каравы, «Якты юл» мәктәбен узып, төрле җаваплы эшләргә «күтәрелгәч» сынатмадылар һәм беренче чирканчык алган газеталарын онытмадылар. Күңел бер кузгалгач, кем әйтмешли, буа китәргә генә тора - яшьләребезгә тормыш сабагы биргән, инде бакыйлыкка күчкән остаз Дамир Вагыйзов, Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, газетаның умыртка баганасы булган Флүрә Сәйфетдинова, корректорларыбыз Һава Биктимерова, Хаҗәр Ганиеваларны, тирән хөрмәт белән, бер минут тын калып искә алганда күзгә яшь килде. Бер-беребездән өйрәнеп, дөньябызны онытып, иҗатта кайнап, бәйрәмнәребездә гөрләшеп яшәдек бит, киңәшләшә-сөйләшә балалар үстердек.

Редакциябезнең бүгенге яшьләренең дулкынландыргыч итеп котлаулары, өлкән буын журналистларга рәхмәтләрен үзенчәлекле итеп җиткерүләре күңелгә сары май булып ятты. Әле аларның чыгышларын хуплап, остазлары - газета редакторы Инзилә Әхмәтгәрәеваның җырлавы үзе бер онытылмаслык мизгел булды. Гомумән, юбилей бәйрәмен Гөлзадә Мөхәммәт кызы тирән эчтәлекле, хиссияти яссылыкта, бер бөтен тамаша рәвешендә алып барды, бәйрәмдәге чыгышлар шәһәрдә танылган җырчылар башкарган җырлар белән үрелеп барды.

Әйтергә кирәк, «Якты юл» («Светлый путь») редакциясе коллективына Бөтендөнья татар конгрессының һәм Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның Рәхмәт хатлары тапшырылды, Тукай үзәк район больницасының баш табибы Галим Сабирҗанов коллективка котлау хаты җибәрде.

Иганәчеләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез

«Якты юл» («Светлый путь») газетасының 40 еллык юбилеен билгеләп үтүдә иганәчеләребезнең ярдәме зур булды. Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелегендәге «Татспиртпром» акционерлык җәмгыятенә, ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка, Боерган авылыннан шәхси эшмәкәр Айрат Арслановка, Эмиль Мамедов җитәкчелегендәге «Сифтах» предприятиесенә, «Биклән» җитештерү кооперативына, җаваплылыгы чикләнгән «Гигант» җәмгыятенә редакция коллективы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек, исәнлек-саулык, бәхет-шатлык теләп калабыз.

Заһидә Нәбиуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев