Резеда Гарипова Санкт-Петербургта конференциядә катнашты
«Гиндукуш» хәрби дан музее директоры Санкт-Петербургта «Блокададагы Ленинградлылар безнең төбәктә» дигән темага чыгыш ясады.
«Гиндукуш» хәрби дан музее директоры, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе, туган як тарихын өйрәнүче Резеда Гарипова 22-24 октябрь көннәрендә төньяк башкалада «Санкт-Петербург һәм РФ төньяк-көнбатыш регионнары татарлары һәм аларның Евразиядәге татар-мөселман җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге һәм элемтәләре: тарих һәм хәзерге заман. Татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре» дип исемләнгән
Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-төбәк тарихын өйрәнү конференциясендә катнашты.
Беренче көнне Санкт-Петербургта төбәкчеләрне Татарстанның даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов кабул итте. Икенче көнне төп чара Россия Милли китапханәсендә дәвам итте. Чарада катнашучыларны Санкт-Петербург һәм РФ төньяк-көнбатыш регионнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев, Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» председателе Альберт Борһанов, Санкт-Петербург шәһәре милләтләр йорты директоры Игорь Жуков, шәһәр һәм төбәк татар җәмгыяте җитәкчесе Рәшид Мәгъдеев, Россия Милли китапханәсенең милли бүлек җитәкчесе Шушана Жабко, «Суворов» хәйрия фонды җитәкчесе Айрат Гафуров сәламләде.
Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-төбәк тарихын өйрәнү конференцияненең Санкт-Петербургта үткәрелүе әлеге төбәктә төбәкчеләр хәрәкәтенең һәм музейлар эшчәнлегенең активлашуы, уникаль табигый объектларны саклау һәм өйрәнү, авыллар тарихын, татар һәм башка халыкларның күренекле шәхесләренең тормыш юлын, иҗатын, батырлыгын, халкыбызның милли-мәдәни тормышына керткән өлешен өйрәнү, исемнәрен мәңгеләштерү бәйле рәвештә оештырылды.
Конференциядә тирән эчтәлекле чыгышлар күп булды. Шулар арасында Резеда Гарипованың чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге чыгыш конференция нәтиҗәләренә багышланган җыентыкта урын алачак. Шулай ук, Россия милли музееның татар бүлеге җитәкчесе Нигъматуллина Азия Ахнафовна (үзе Сарманнан икән) эвакуация белән бәйле тарихи документлар белән бүлешүне сорап мөрәҗәгать итте.
Әлеге сәяхәт очрашу, танышуларга да бик бай булды. Татарстанның атказанган скульпторы Винера Завиевна Абдуллина, язучы Теляшев Рәхим Хәлилович һәм София апа белән, татар үзәге хезмәткәре, экскурсовод Фәридә Канзельевна Нәҗмиева белән очрашу күңелдә җылы эз калдырды. Әлеге конференцияне оештырган һәркемгә, аерым алганда төбәкчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Резеда Гарипованың чыгышына килгәндә,ул Иске Абдул авылына эвакуация белән килгән хатын-кызлар, балалар турында сөйләгән, архив документларын тәкъдим иткән. Шулай ук, Иске Абдулда калып, гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстергән, татар халык традицияләрен саклап яшәгән Йоха Зилиховна Рудковская, ике баласы Ленинградта блокада вакытында ачлыктан үлгән, үзе Норлатта командировкада калып, шушы югалту ачысын үзенең соңгы көннәренә чаклы күңелендә йөрткән Зоя ханым, аның балаларының соңгы хаты, һәм Ладога күле аша Тормыш юлын саклауда катнашкан, Ленинградны торгызуда 1946 елга чаклы хезмәт иткән авылдашы Бөек Ватан сугышы ветераны «Ленинградны азат иткән өчен» медале белән бүләкләнгән Хамидуллин Габдулла Нәҗметдин улы турында тәкъбир иткән.
Дәүләтебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватан сакчылары елын йомгаклаган вакытта, районыбыз горурлыгы булган «Гиндукуш» хәрби дан музее җитәкчесенең мондый җитди конференциядә райондашларыбызның Бөек Ватан сугышында батырлык тарихын барлап, чыгыш тәкъдим итүе бик кирәкле, урынлы адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев