Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика бәйгесе игълан ителде

Республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы буенча сан алуны сыйфатлы башкару һәм тиешле итеп оештыру максатыннан, муниципаль районнар һәм шәһәрләр арасында махсус конкурс игълан ителде. Катнашу өчен 19 августка кадәр ТР буенча Федераль хезмәтнең дәүләт статистикасы территориаль органына тиешле гариза һәм бәйге өчен материаллар җибәрергә кирәк (почта адресы: 420021, Казан шәһәре Г....

Республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы буенча сан алуны сыйфатлы башкару һәм тиешле итеп оештыру максатыннан, муниципаль районнар һәм шәһәрләр арасында махсус конкурс игълан ителде.

Катнашу өчен 19 августка кадәр ТР буенча Федераль хезмәтнең дәүләт статистикасы территориаль органына тиешле гариза һәм бәйге өчен материаллар җибәрергә кирәк (почта адресы: 420021, Казан шәһәре Г. Камал урамы, 24а йорты; электрон адрес: vshp2016@tatstat.ru; башка мәгълүматны 8-843-221-78-90 телефон номерына шалтыратып белеп була).

Конкурс катнашучыларын түбәндәге билгеләр буенча бәялиячәкләр: объектларның мөмкин кадәр тулы исемлеген исәпкә алу һәм исәпкә алу нәтиҗәләренең шушы исемлекләргә туры килүе, сан алу өчен кадрлар сайлап алу һәм укыту, сан алу максатларын халыкка дөрес аңлату һәм башкалар.

Бәйгенең приз фонды 350 мең сумны тәшкил итә. I урын өчен 200 мең сум, II урын - 100 мең, III урын өчен 50 мең сум каралган.

Фото чыганагы: ysia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев